КФУның яшь астрономнары журнал геройлары булды

AVENUE VIP журналының язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган.

Казан федераль университеты аспирантлары AVENUE VIP журналы геройлары булды. Басманың язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган — 12 апрельдә беренче кешенең (Юрий Гагарин) космик киңлеккә җибәрелүенә 60 ел тула.

Әлеге номер космоска багышланганга, журналда аерым алганда, астрономия кафедрасы, Казан университетының беренче обсерваториясе һәм астрономик тикшеренүләре турында да сөйләнелә.

Казан федераль университетының 3 вәкиле журнал геройлары булдылар: КФУ Физика институтының 4 нче курс аспиранты, В.П.Энгельгардт исемендәге  Астрономия обсерваториясенең «Космик навигация һәм планета тикшеренүләре» фәнни-тикшеренү кече фәнни хезмәткәре Алексей Андреев, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең кече фәнни хезмәткәре Артур Заһидуллин (икесенең дә фәнни җитәкчесе — КФУ физика институты профессоры Юрий Нефедьев) һәм «Космик навигация һәм планета тикшеренүләре» фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре Мария Сергиенко.

Журналда КФУның яшь галимнәре фотолары, шулай ук аларга күк белән космосның интеллектуаль потенциалны ачып, карьера юлы буйлап хәрәкәт итәргә ярдәм итүе турында мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Мәсәлән, А.Андреев өчен Кояш системасы җисемнәрен өйрәнү, бигрәк тә Айда да, кече планеталар — астероидларда да файдалы ресурслар булу белән бәйле проектлар мөһим һәм кызыклы. Яшь галимнең эшчәнлеге күпкырлы. Аның әйтүенчә, безнең заман физигы  математиканы да, программалаштыру күнекмәләрен дә яхшы белергә тиеш. Ул яхшы педагог та булырга тиеш, чөнки аңа үз тирәсендә яшь фикердәшләр төркемен формалаштырырга кирәк.

Асторофизика һәм космос геодезиясе бүлеге ассистенты А.Заһидуллин фән һәм космик тикшеренүләр белән мавыга башлавы турында сөйләде. Яшь галим Айның үз күчәре тирәсендә әйләнү теориясен төзү буенча эшли. Бүген фәнни төркем белән берлектә Җир ягыннан Ай җисеменә су күтәрелешләрен исәпкә алу буенча эш алып барыла.

М.Сергиенко җир тирәли астрономия тикшеренүләре, астероид чыгышлы метеор агымнары өчен төп җисемнәрне эзләү белән шөгыльләнә: агымнарның үзләре тикшерелә, аларның орбита эволюциясе, химик составы, Аполлон һәм Атена төркемнәренең җир тирәли астероидлары белән бәйләнеше тикшерелә. Мария киләчәк тормыш өчен нигез һәм белем бирүне, фән белән мавыктыруны, тикшеренүләр турында сөйләүне мөһим дип саный.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: AVENUE VIP журналы