КФУның яшь галиме «Фән һәм бизнес» конкурсы призеры

КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтыннан Ирек Мөхәмәтдинов яшь галимнәрнең инновацион проектлары тармак «Фән һәм бизнес»  республика конкурсында призерлар исемлегенә кергән. 

Конкурс Түбән Кама химия-технология институты базасында үтте. Оештыручылар арасында Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, «Идея» инновацион технопаркы һәм «Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластеры» бар.

Конкурс инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, яшь галимнәр тарафыннан эшләнгән иң яхшы инновацион проектларга ярдәм итү, вузларның реаль икътисад секторы белән элемтәләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Ирек Мөхәмәтдинов «Старт һәм бизнес» номинациясендә «ЮниКат» дигән проект тәкъдим итте. Ул нефть белән бәйле фәнни эш.

Жюри составында «Татнефть», КНИТУ, «Танеко», «Л.Я.Карпов ис. Химия заводы» вәкилләре кергән иде. Алар КФУ хезмәткәре тарафыннан эшләнгән проектны югары бәяләделәр һәм аны III дәрәҗә диплом белән бүләкләделәр.