КФУның яшь галиме инновацион лицейда

Югары уку йортында бакалавр дәрәҗәсе алгач та, Р.Р. Миргаязовның сукмагы мәктәп юлларына барып тоташа. 2 нче лицей-интернатында тәрбияче булып эшләде. Шулай укытучылык белән кызыксынган инженер 4 ел дәвамында укытучылык белән шөгыльләнгән соң, КФУның педагогика юнәлеше буенча аспирантурасына керде.

Егерме беренче гасырның икенче дистәсен йомгаклау чорына туры килгән  яшь галимнәр, гыйлем белән эшчәнлек итүчеләр, мәгълүматның җиткерелүендәге, саклануындагы һәм яңарып тору ешлыгындагы үзгәрешләрне чамалап, яңа шартлар кысаларында эшчәнлек итәргә тиешлеге табигыйләшеп бара. Шунлыктан кичәге укытучы гыйлем иясе, уртаклашучы роленә якынрак булса,  бүген исә саклау вазифасын күпчелеге белән интернет ресурслар һәм уңайлы корылган китапханәләр челтәре үз өстенә алып, укытучыга таныштыручы, гыйлем сакланган урыннарга җитәкләп китерүче, мәгълүмати ресурслар белән дөрес эш итүгә өйрәтүче вазыйфасы йөкләнә.

Укыту технологияләре камилләшеп, шомарып торалар, бу — заман таләбе, шуңа күрә Ренат Рафаис улы үз фәнни эшчәнлегенең нигезенә проект эшчәнлеген алып, лицейда, гомумән проект эшчәнлеге мөхите тудыру, аның тотрыксыз эшчәнлеген тәэмин итүне бурыч итеп куйды. Бу нисбәттән лицейда бүгенгесе көндә 5 кешедән торган педагогик актив бар. Актив атнасына бер тапкыр очрашып, проект тудыру өлкәсендә туган сорауларны карый, перспективалар белән уртаклаша. Шулай укучылар “ПроЛог”, “Рфид укучы җайланма”, “Тормышчан физика”, “Фәнни сабантуй” кебек проектлар җитештерү белән мәшгуль. Проект белән мавыккан укучы фән белән дә башкачарак кызыксына, һәм күпкә тизрәк үзләштерә, чөнки гыйлем алуга ихтыяҗ укучыларда эчтән туа.

Инновацион эшчәнлек белән беррәттән лицейда Р.Р. Миргаязов милли тәрбиягә дә саллы гына өлеш кертә. Казан укучылары арасында оештырылган “Татар егете 2016” бәйгесендә катнашып Гаянов Муса 1 нче урынны алды. Монда, әлбәттә, КФУның яшь галиме Ренат әфәнденең өлеше зур.

Югарыда искә алынган Тормышчан физика проектына тукталып узыйк. Әлеге проект кысаларында укучылар Ренат Рафаис улы җитәкчелегендә, бер яктан, башка укучыларга кызыклы материаллар әзерләсә, икенче яктан, туган телендә белем үзләштерүчеләргә уңайлы әсбаб әзерлиләр, шул исәптән үзләре дә физика белән татар телен дәрестән тыш өйрәнәләр, үзләштерәләр.

Шулай ук татар телендә гыйлем таратуны популярлаштырган “Гыйлем” проектын да билгеләп китү урынлы булыр. “Гыйлем” — фән, белемнәр һәм технологияләр турында татар телендә сөйли, мәгълүмат алуны җайлаштыру өчен мультимедиа ресурслары әзерли торган интернет-проект. Әлеге проектның бер әгъзасы буларак та КФуның яшь галиме Р.Р. Миргаязов тора.

“Укытучылык – яраткан шөгыль, балалар белән һәрдаим яңа үрләр яулап тору мөмкинчелеге дә, “ – аңладым!”, – дип чын куаныч кичергән укучыңны күреп эчтән генә чын мәгънәсендә сөенүне дә сыендыра. Алган белемен гүзәл әхлакы нәтиҗәсендә дөрес куллана да белсә, укытучыга башка ни кирәк. Тормыш үзгәреп тора, алымнар да үзгәрешкә дучар, кешелеклек кыйммәте даими берәмлек булып калыр дип өметләнәм”- ди Ренат әфәнде.

Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: яраткан шөгыльне тирәнрәк өйрәнеп, өйрәнгәннәрне тормышта кулланып яшәүче Р.Р.  Миргаязов яшь галимнәр өчен үрнәк шәхес!

Мәгълүмат чыганагы: Илнар Яруллин, Әнвәр Хуҗиәхмәтов