КФУның яшь журналистлар мәктәбенә укучылар җыю дәвам итә

Оештыру эшләре буенча җыелыш 27 ноябрьдә узачак.

Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 27 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Яшь журналист мәктәбенең оештыру мәсьәләләре буенча җыелышы узачак.

Укучылар белән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучылары, мәктәпнең редакция-партнерларында эшләүче практик журналистлар һәм Яшь журналистлар мәктәбен тәмамлап, студент булган яшьләр очрашачак һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Дәресләре декабрьнең беренче көннәрендә башланачак һәм май ахырына кадәр дәвам итәчәк Яшь журналист мәктәбендә уку вакытында укучыларны әйдәп баручы журналистлардан мастер-класслар, тренинглар, ГМЧ редакцияләренә экскурсияләр һәм күп практика көтә. Яшь журналистлар мәктәбе партнерлары арасында UNIVER TV телеканалы, «Казанские ведомости» газетасы, Dragon News сайты, «Казанская Стужурка» электрон басмасы бар. «Офлайн» режимында да, дистанцион рәвештә дә шөгыльләнергә мөмкин, дәресләр вузга кергәндә иҗади имтиханнарны уңышлы узуга ярдәм итәчәк.

Мәктәптә шөгыльләнү буенча КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты Роман Петрович Бакановка (тел.: 8 (917) 292-12-36) мөрәҗәгать итәргә кирәк, заявканы WhatsApp яисә электрон адреска (rbakanov@yandex.ru), шулай ук «ВКонтакте» аша (https://vk.com/roman_bakanov) җибәрергә мөмкин. Анда укучының исем-фамилиясен, мәктәбен һәм сыйныфын (югары уку йортының исеме), шулай ук элемтә өчен контактлы телефонын күрсәтергә кирәк.

Абитуриентлар өчен оештыру эшләре буенча җыелыш түбәндәге адрес буенча узачак: Профессор Нужин урамы, 1/37 йорт (университет шәһәрчегендә өч катлы бина «УНИКС»ның спорт блогына керү каршында урнашкан).

Автор: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге