КФУның үз телеграм-каналы барлыкка килде

Тиздән кулланучылар белән кире элемтә өчен телеграм-бот эшли башлаячак. 

Казан федераль университетының Телеграм мессенджерында үз аккаунты барлыкка килде. 

Бүген университетның социаль челтәрләрдә эше яхшы оештырылган. Аның «ВКонтакте», Instagram һәм Facebook тагы аккаунтлары актив эшли. Һәр социаль челтәрдә мәгълүмат бирү, аудиториягә бәйле булганга,  төрле.

«Казанский федеральный» телеграм-каналы — университет, студентлар, дөньякүләм фәнни бергәлек һәм фәнни-популяр темалар сериясе яңалыкларын берләштерүче үзенчәлекле дайджест. Алга таба киң спектр темаларны яктырту планлаштырыла. Аналитика һәм төрле фаразлар да булачак.

КФУ социаль челтәрләрдә укучылар һәм язылучылар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Университетның телеграм-каналы да интерактив булачак: кулланучылардан кире элемтә көтәләр. Әлегә, аккаунт үсешенең беренче этабында, электрон почта эшли, анда үз сорауларыңны юлларга яки яңалыклар тәкъдим итәргә мөмкин. Киләчәктә телеграм-ботны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, КФУның телеграм-каналы кабул итү кампаниясе вакытында аралашу өчен мәйданчыкларның берсе булачак.

Автор: Алинә Миңлевәлиева