Кичә Казанга яз килде! Студентлар язы!!!!

Казанда үз тарихында масштаблы «Россия студентлар язы -2016» иҗат фестивале старт  алды.

Казанда 15 нче майда меңәрләгән кеше катнашында карнавал йөреш белән ачылган “Россия студентлар язы – 2016” фестивале 20 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәребезгә килгән катнашучылар саны – 5 меңгә якын рекордлы сан. Казан федераль университетын фестиваль программасында якынча 40 студент тәкъдим итә.

3 көн дәвамында илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иҗат дәрте белән янып торучы студентлар үз осталыкларын 6 мәйданда: “Әкият” үзәге, К. Тинчурин ис. театр, Г. Камал театры, Спорт Академиясе, Казан ТЮЗы һәм, әлбәттә, “УНИКС” концертлар залында күрсәтәчәк. Студентлар 6 юнәлештә сынала: музыка, бию, театр, оригиналь жанр, төбәк программасы һәм журналистика.

Фестиваль нәтиҗәләре 19 нчы майда Баскет-Холлда үтәчәк гала-концертта билгеле булачак. Ә хәзергә сезнең игътибарга россия студентлар язы фестиваленең тантаналы ачылышыннан әзерләнгән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

0kLIbDUrX_s

HZ9MGGyUEa4

Jz8WUvQxumk

GP4Glw4MEcw

QHolGTtki04

sg0NrBXUkmQ

sBdWAbIgt4I