Киләчәк даруларын кем һәм ничек ясый?

31 мартта «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы ассистенты, Кембридж университетын тәмамлаган Эмиль Булатовның «Киләчәк даруларын кем һәм ничек ясый?» дигән лекциясе була. 

Бүген дарулар эшләү зур хезмәт һәм акчалар сорый торган процесс. Аны ракета двигателе һәм космик корабльне эшләтеп җибәрү белән генә чагыштырырга мөмкин. Заманча даруны әзерләү өчен медиклар, фармакологлар, биологларһәм башка белгечләрнең эшен кушарга кирәк.

Эмиль Булатов әйтүенчә, лекция киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән. Аның әйтүенчә, җәмгыять бүгенге галимнәр тарафыннан нинди тикшеренүләр уздырылуы турында белергә тиеш.

Чара кысаларында химик-биолог мутант аксым турындагы һәм иммунитет күзәнәкләрен ничек итеп яман шешны һөҗүм итәргә өйрәтергә дигән сорауларга җавап бирәчәк. Лекция Борһан Шаһиди ур., 7 йорт адресы буенча була. Кичке алтыда башлана. Теләгән һәркем килә ала.