Киләчәк уңышка канат куйсын «Алканат»!

Казан (Идел буе) федераль университетында чыгарылыш кичәләре, диплом тапшыру тантаналары дәвам итә. Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында чыгарылыш студентларына диплом тапшыру тантанасы бигрәк тә үзенчәлекле узган. Беренче тапкыр татфак студентларына диплом тапшыру премия форматында оештырылган. 

 

Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын  2017 елны көндезге бүлекне барлыгы 144 студент тәмамлаган, шуның 57се –кызыл диплом һәм 87се зәңгәр диплом алган. Ә читтән торып белем алучылар арасында 2 кеше – кызыл диплом, 16 кеше зәңгәр дипломга ия.

 

Әйтергә кирәк, бу премиянең күп гасырлык тарихы булса да, быел аның исеме «Алканат» дип атаганнар .«Алканат» – ул студентларны канатландыра, киләчәккә юл күрсәтә, канат бирә торган символ буларак күз алдына килеп баса. Әлеге

 

премия кичә генә студент статусында йөргәннәргә профессиональ белгеч булу, эшкә урнашып акча эшләү мөмкинлеген бирә. Оештыручылар чыгарылыш кичәсенә исемне бик озак уйлаганнарын әйтә.

 

 

Тантанага махсус кунак – иң популяр татар видеоблогеры, “Татар-Малай” нигы белән танылган Ринат Галиәхмәтов чакырылган.

 

 

Ул үзе югары уку йортын 2007 нче елны тәмамлаган, ләкин курсташлар белән җыелышканын хәтерләми. Шуңа карамастан, бергә укыган төркемдәшләре белән аралашып торуын әйтте. Чыгарылыш студентларының диплом тапшыру кичәсен беренче тапкыр премия форматында оештырылуы, һичшиксез, күңелле бәйрәм буларак истә калачак. Мондый премияләрне алга таба фестиваль дәрәҗәсендә үткәрергә мөмкин. Элек уку йортын тәмамлаган студентларны чакыртып үрнәк итеп куярга мөмкин.

 

Фотолар: «Татар-информ»нан.