Киләсе сессиягә кадәр хуш, зачетка!

25 нче гыйнвар — Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм студентларның 21 нче уку атнасы ахырына туры килә. Студентлар, гадәттәгечә, сессияне ябып, каникулга чыгалар.

Нәкъ менә яңа стиль буенча 25 нче гыйнварда билгеләп үтелә торган Татьяна көнендә, 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна «Мәскәү университетын гамәлгә кую турында” указга кул куя һәм Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә,  ул илебездә Мәскәү университетын нигезләү көне дип аталган. Шуннан бирле Изге Татьяна студентлар яклаучысы дип санала.

Казан университеты инде күп еллар дәвамында әлеге университет дәвамчанлыгын саклап кала һәм меңләгән студент, чыгарылыш укучыларын һәм укытучыларны берләштереп, студентлар көнен билгеләп үтә.

Бу ел да искәрмә булмаячак. 2019 елның 25 гыйнварында «Татьяна көнендә» Россия студентлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы студентлар чаралары узачак.

Казан университетында Татьяна көнен киң колач белән бәйрәм итәчәкләр: монда коймак һәм чәй белән халык күңел ачулары да, башкалабыз кунаклары белән бәйрәм концерты да бар. Татьяналарны исә ректор белән очрашу һәм күп санлы котлаулар көтә.

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.