Киләсе ун көндә һава торышы нинди булачак?

Салкын ял көннәреннән соң Казанда кабат җылытты. Моның нәрсә белән бәйле булуы турында КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә профессор Ю.Перведенцев әйткән. 

«Без тирән атлантик өиклонның көньяк перифериясендә. Шуның белән бәйле рәвештә, бу декадада Казан халкын уңайлы һава торышы көтә. Бүген Татарстан башкаласында тәүлекнең уртача температурасы 12 гардус булырга тиеш. Фактта – фәкать -6 градус,” – ди Ю.Перведенцев.

Иртәгә, 12 февраль көнне, аязучан-болытлы һава торышы: көндез 5, төнлә 7 градус салкын. Явым-төшем элеккечә аз, кар атна ахырына гына көтелә.

Пәнҗешәмбе, 13 февраль, болытлы, вакыты белән бераз кар. Көндез 5, төнлә 9 градус салкын булуы көтелә. Бүгенге һава торышына Атлантик океан йогынтысы зур. Казанлыларны көньяк җилләре көтә.

Җомга, “Гашыйклар көне” билгеләп үтелә торган көнне көндез 4, төнлә 7 градус салкын булыр дип фаразлый синоптиклар. Ял көннәрендә башкалабызда болытлы һава, бераз кар көтелә.

Февраль – зәмһәрир суыклар була торган ай дип саналса да, бу көннәрдә һава торышы тотрыклы булачак. Хәзер бөтен игътибар көчле ураган дулаган Көнбатыш Европа юнәлгән.