Киләсе ун көндә һава торышы нинди булачак?

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология, һәм атмосфера экологиясе профессоры Юрий Перведенцев Казанда киләсе ун көндә һава торышының нинди буласын фаразлады. 

«Циклонның үзәге Баренц диңгезендә, ә бер көньяк перефериядә. Безгә атлантик һава йогынты ясый. Бу декада да һава торышы нормадан 8-9 градуска югары булачак,» — дип хәбәр иткән Ю.Перведенцев.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген, 13 гыйнварда һава торышы 3 градус җылы. Карлы яңгыр көтелә. Төнлә 2 градус салкын булыр дип фаразлана. Явым-төшемнәргә килгәндә, профессор әйтүенчә, узган айда айлык норманың бары тик 55%ы гына яуган.

Әлегә кар катламы 12-13 см. Гыйнвар безне бу күрсәткечләр белән сөендерми.

Температура күрсәткечләренә килгәндә, гыйнварда уртача айлык һава торышы минус 12,5 градус булырга тиеш.

«Чынбарлыкта һава торышы көзне хәтерләтә. Җылылык аномалиясе күзәтелә. Крещение суыклары булу ихтималы түбән,» — дип белдергә Ю.Перведенцев.