Китапханәләр көне КФУда ничек үтте?

27 май – Россиядә Китапханәләр көне буларак бәйрәм ителә. Бу уңайдан университетыбызның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе дә читтә калмады. Ул “Ачык ишекләр көне” уздырды.

IMG_3878Бу көнне студентларга һәм хезмәткәрләргә китапханәнең эчке “кухнясы” белән якыннанрак танышу: китапханә бүлекләренә керү, абонементта китап бирү кафедрасы артында эшләү  мөмкинлеге тудырылды. Иң истә калганы – кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә сәяхәт булды. Кунаклар Китап тарихы, аның беренчел төрләреннән алып бүгенгәчә килеп җиткән төрләре турында мавыктыргыч хикәят тыңлады. Шулай ук миниатюралар белән бизәлгән уникаль кулъязма һәм төрле халыкларның беренче басылган китаплар тәкъдим ителде.

IMG_3899Кызыклы сәяхәт өчен катнашучылар экскурсияне үткәрүче һәм китап байлыгының төп сакчысы Эльмира Әмирхановага рәхмәтләрен белдерделәр һәм китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Бәйрәм көнендә китапханә рәсәй коллегаларыннан һәм университетыбыз хезмәткәрләреннән җылы котлаулар кабул итеп алды.

IMG_3891