Компьютер аша — дөнья китапханәсенә

World eBook Library ачык китаплар электрон платформасына тест режимында керү рөхсәт ителде.

World eBook Library – ул үз эченә 9 миллион ачык тулы текстлы чыганакларны (монографияләр, фәнни хисаплар, рәсми документлар, аудиокитаплар) үз эченә алган электрон китап платформасы. Бу бүгенгә фәннең барлык өлкәләреннән 219 мең нәшир дигән сүз.

Laptop computer with books, isolated on white
Laptop computer with books, isolated on white

Документлар инглиз, алман, француз, голланд телендә. Биредә фәлсәфә, психология, дин, тарих, география, иҗтисагый фәннәр, сәясәт һәм политология мәгариф, музыка, медицина, табигать фәннәреннән өстәмә белем алырга мөмкин.

Тест режимы 2016 нчы елның 31 нче маена кадәр озайтылган.

Раил САДРЕТДИНОВ