Консерватория концертка чакыра!

Иртәгә, 21 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә, Казан федераль университетының Актлар залында Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучыларының һәм укучыларының концерты була. Чара бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышлана. Программада Гүзәлия Айнатуллова, Марат һәм Тәлгать Әхмәтовлар, Римма Гыймадиева, Елена Зеленкова, Земфира Мөштәри һ.б.  җырчылар башкаруында татар композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Концертта шулай ук Гүзәл Әхмәдиева, Артем Высоткин, Ярамир Низаметдинов, Виталий Сироткин катнаша. Керү ирекле.   tukan480-450x182