Коронавирус “сабак бирә”

Минутлар сәгатьләрне, сәгатьләр көннәрне, көннәр айларны, ә айлар елларны ваклый… Гаҗәеп зур тизлек белән гомер йомгагын сүтәбез. Бәхеткә яки кызганычка, бүгенге яшәеш шундый ритмга корылган: гел каядыр чабабыз, вакыт җиткерә алмый интегәбез. Кайчакларда уку, эштән тәмам арып: “Кайчан йокы туйдырырмын, кайчан ял итәрмен?”, дип зарланган чаклар да була. Хыял-теләкләрләр белән дә сак булырга кирәк икән шул.

Бөтендөнья коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Эпидемияне киметү, аның таралу куркынычын булдырмау өчен төрле чаралар күрелә. Шушы көннәрдә барыбыз өчен дә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Өзлексез эшләүче оешмалар, сәламәтлек саклау, азык-төлек сату, ягъни тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче оешма хезмәткәрләреннән кала, барлык гражданнар өйдә торырга тиеш. Әлеге чара бик кырыс булып тоелса да, үтемле. Һәрбер кеше үзеннән башлап, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы һәм җаваплы булырга, зыян салмаска бурычлы.

Әлеге режим берничә көн элек кенә кертелүгә карамастан, шушы кыска вакыт эчендә ирек кадерен күпләребез аңлады бугай. Үзизоляция эшләп арыган көннәрнең ни дәрәҗәдә рәхәт булуын тоярга өйрәтте. Эшләргә мөмкинлек булганда, шөкер итеп, намус һәм тугрылык белән хезмәт итәргә кирәк. Әлбәттә, һәрбер очракта чама белү зарур, шуңа да карамастан, хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, дөнья шул ыгы-зыгылары белән күңелле дә инде. Еш кына саф һава, кояш нурлары белән ләззәтләнмичә, табигатьнең гүзәллеген дә күрми яшибез. Ә өйдән чыкмыйча тәрәзә аша күзәткәндә урам шау-шуының да никадәр тансык булуын аңлыйсың. Җир шары әйләнүдән туктаган күк, бар җиһан ничектер тынып калды һәм без барлык адәм балаларының тигез булуын, барыбызның да бер дәрәҗәдә яратылган булуын күрәбез.

Бер мизгелгә булса да Covid-19 вирусының барлык тискәре якларына күз йомып, уңай якларын да эзләп карыйк әле. Үзизоляция вакытында, ниһаять, ял итеп, көнеңне файдалы шөгыльләргә багышлап, киләчәккә көч тупларга мөмкин. Дөнья куып, кайчак гаиләбез янәшәсендә булырга да онытабыз, югыйсә. Туктап тын алып, нәтиҗәләр ясап, мәңгелек кыйммәтләрнең мәгънәсенә төшенер чак: якыннарыбызга игътибар күрсәтергә, табигатьне яратырга, булганның кадерен белеп, шөкер итәргә исебездән чыгармыйк.

Әлбәттә, киләчәк көннәрнең нинди булуы, ягъни билгсезлек куркыта. Ләкин рухи яктан сыну һич тә ярамый. Төшенкелеккә бирелмичә, киләчәккә бары тик яхшы ниятләр юрыйк.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: http://rt-online.ru/v-kfu-nachali-razrabotku-vaktsiny-koronavirusa/