Космоста җыелган чүп-чар аркасында җир атмосферасыннан читкә чыгып китү югалачак

Казан федераль университеты астрономнары космостагы объектлардан калган чүпләрдән арыну өчен чишү юлы өстендә эшлиләр.

Хәзерге вакытта космоста ватылып яки эштән чыккан ракеталар, төрле башка объектлар саны җир орбитасында 600дән 700 меңгә кадәр исәпләнә.

2019 елның 1 гыйнварында Россиянең Милли стандарты космоста булган чүп-чарга каршы көрәш башлады: ягъни космик чүпне контрольдә тоту беунча махсус үзәк ачылды.

В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университетының физика институты профессоры — Юрий Нефедьев: Казан федераль университеты астрономнарының космос киңлеген алга таба үзләштерү мөмкинлеген куркыныч астына куйган проблема өстендә эшләве турында сөйләде.

“Без космостагы чүп-чарны күзәтәбез, ә мәгълүматларны киң почмаклы оптик мониторингның күп каналлы системасы — Мини-Мегатортор (ММТ) кебек объект җиткереп тора – дип хәбәр итте Юрий Анатольевич. — ММТ даими рәвештә автоматик режимда күк өлкәсендә тиз хәрәкәт итүче объектларның мәгълүматларын саклый һәм саклау базасына урнаштыра. Әлбәттә, аларны идентификацияләргә кирәк. Хәзерге вакытта әлеге методика нигезендә тупланган мәгълүматларны автоматлаштырылган режимда эшкәртеп, объектлардан калган чүп-чарны юк итү буенча программа комплексы төзергә мөмкинлек туачак».

Космик чүп-чарлар бәрелешкәндә космостагы корабльләргә һәм спутникларга шактый зыян китерергә мөмкин. Бөтен дөнья галимнәре җир шары тирәлеген әлеге объектлардан чистарту өчен төрле ысуллар уйлап табырга тырыша, аларның гомуми авырлыгы якынча 7 мең тонна.

«Җир тирәлегендәге орбиталар буенча хәрәкәт итүче чүпләрне утильләштерү буенча төрле проектлар бар, әлбәттә, ләкин берәү дә әлеге проблеманың очына чыга алмый. Чөнки әлеге проектлар яки бик күп акча сорый, яки аларның нәтиҗәсе юк. Әлегә эш космостагы чүп-чарларның каталогларын булдырып, аларның траекториясен күзәтеп тору белән генә чикләнә, дөрес, барлык объектларны да карап чыгып булмый. Әгәр алга таба да космзстагы чүп-чарлар хәзерге кебек үк тизлектә хәрәкәт итсә, 10-20 елдан космоска чыгып булмаячак», — дип белдерде профессор Нефедьев.

Казан федераль университетында 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр «Околоземная астрономия и космическое наследие» дип исемләнгәе XI нче халыкара конференция узачак, аны оештыручылар-КФУ, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе. Конференциянең исеме «Искусственные спутники Земли и космический мусор». Төрле илләрдән килгән галимнәр космоста җыелган чүп-чар проблемасын тикшерәчәкләр.

Илсинә ТИМЕРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.