Кристина Айзова: “Тагын бер кат 4 ел укыр идем”

Университет еллары — ул яшьлегебезнең иң матур чагы! Университетта үткән еллар бик күп онытылмас вакыйгаларны үз эченә ала. Дәресләр, имтиханнар, үзгәрешләр, ачышлар, бәйрәмнәр, хисләр… Бу еллар — ул үсеш, аякка басу еллары. Чыгарылыш курс студентлары — бәхетле кешеләр, чөнки алар тормышның яңа баскычына басалар. Шундыйлар арасында безнең әнгәмәдешебез — Кристина Айзова. Ул яңарак кына Казан федераль университетын тәмамлады. Аның 4 ел дәверенда ирешкән уңышлары да бик күп. Без аның уңыш серләрен белергә булдык.

— Кристина, нигә син КФУны сайладың?

— Мин КФУны «Телевидение» юнәлеше буенча укырга теләгәнем өчен сайладым. Хәтерлим әле, мин Казанга 11 сыйныф ахырында килдем һәм дустым белән Университетка керергә булдым. Безгә институт буенча экскурсия үткәрделәр һәм бу юнәлешкә барырга киңәш иттеләр. Безгә барысы да ошады. Нәтиҗәдә, 4 ел эчендә КФУда бу юнәлештә укыганым өчен үкенмәдем. Бик мавыктыргыч булды!

— КФУга укырга керер алдыннан  сиңа нинди кыенлыклар беләночрашырга туры килде?

— Укырга кергәндә кыенлыклар булмады. Укырга керер алдыннан дулкынландым, әмма яхшы баллар алдым. Укытучылар шунда ук ошады.

— Уку вакытында сиңа кайсы укытучылар бигрәк тә зур йогынты ясады? 

— Лилия Равил кызы, Айгөл Агалар кызы, Антон Игорь улы һәм башка бик күп укытучылар миңа зур йогынты ясады. Барлык укытучылар да бик яхшы, ә Лилия Равилевна «үз балаларының әнисе» кебек: һәр студентка ул хөрмәт белән карый. Аны күп студентлар чын-чынлап  хөрмәт итә.

— Укудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләндең?

— 1 курста ДУ Ассоциациясендә булдым. Шулай ук вокал һәм модель мәктәбенә йөрдем. Университет чараларында актив катнашырга тырыштым.

— Уку вакытында ирешелгән нинди казанышларың белән горурланасың?

— Вузда казанышлар күп иде. Һәр сессиям алтын иде диярлек. Безнең һәр эшебез — тулы бер казаныш иде, чөнки сюжетлар төшерү җиңел түгел. Күп биремнәрне мин котылу өчен түгел, ә теләгем буенча эшләдем.

— Кристина, студент тормышының иң якты хатирәләре белән бүлеш әле?

— Миндә якты хатирәләр күп! Дөресен генә әйткәндә, санап чыгуы бик авыр. Миңа Универсиада Авылында яшәү һәм КФУда белем алу ошады. Бер тамчы да күңелсез булмады. Ә «Студентлар язы!» — ул, гомумән, шедевр!

— Университетны тәмамлаганнан соң планнарың нинди? Үз белгечлегең буенча эшләргә җыенасыңмы?

— Планда юнәлеш буенча эшләү. Миңа кешеләр белән аралашырга ошый, мин игътибарны яратам. Шуңа күрә мин бу өлкәдә һичшиксез эшләячәкмен.

— Хәзерге студентларга нәрсә теләр идең һәм киңәш итәр идең ?

— Хәзерге студентларга шуны әйтәсем килә: төркемдәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләр мөһим. Һәм дуслашырга тырышыгыз. Тик, әгәр дә барып чыкмаса, аралашу даирәсен төркемнән читтә төзегез. Яхшы укыгыз, әмма китап укып кына утырмагыз. Иң матур чагыгызны истә калырлык итеп үткәрергә тырышыгыз. Барысына да өлгерергә һәм приоритетларны дөрес куярга тырышыгыз. Һәм сезнең университет елларыгыз иң яхшы булачак! Сезне шулкадәр күп нәрсә көтә! Тагын бер кат 4 ел укырга теләр идем.

Диана САДРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фотолар геройның шәхси архивыннан.