Куба магистрларына диплом тапшырылды

КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында куба магистрларына диплом тапшыру тантанасы булды. Кубаның дәүләт нефть компаниясенең 16 белгече Казан университетында уңышлы гына «Современные технологии разведки и разработки высоковязкой нефти» программасы буенча укып бетерделәр һәм КФУның фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры, Геология һәм нефть-газ технология институты директоры Данис Нургалиев кулыннан диплом алдылар.  

«Казанда яшәлгән 2 ел хәтерегездә, һичшиксез, авыр да, матур да вакытлар булып калачак. Берникадәр вакыт үткәннән соң сез елмаю һәм җылылык белән укытучыларыгызны, дәресләрне һәм россиядәге дусларыгызны искә алачаксыз. Сез һәммәгез безне тормышка ничек итеп карарга, барлык кыенлыкларны елмаю аша кабул итәргә өйрәттегез. Сезнең тормышны яратуыгыз безне әсир итте. Барчагызга да алынган белемнәрегезне компания, карьера үсеше файдасына куллануыгызны һәм барлык һөнәри тормыш юлында һәрчак белемгә омтылып яшәвегезне телим,» — диде Данис Нургалиев.

Үз чиратында кубалылар да сүзсез калмады. Алар институтка Cubapetroleo компаниясе генераль директоры Хуан Торрес Наранхоның рәхмәт хатын тапшырдылар. Cupet компаниясе һәм КФУ арасында дустанә элемтәләр электән үк яшәп килә. Бу юнәлештә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты урынбасары, Өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәге директоры Илдус Чукмаровның бу эшкә керткән өлеше зур. Нәкъ менә ул бу программаны булдырган, магистрларның укуында җитәкчелек иткән һәм аларга яхшы күрсәткечләргә ирешергә, яраклашырга булышкан кешеләрнең берсе.   Ул магистрларны аларның туган телләрендә — испанча котлады: 

«Бик тиздән Кубада республикада нефть табуны һәм аның энергия бәйлелеген арттырган Казан федераль университетын тәмамлаучылар турында сөйли башларлар дип өметләнәм.»

Магистрлар күз яшьләре белән үз дипломнарын алдылар, укытучылары, кураторлар һәм директорат хезмәткәрләре белән саубуллаштылар.

«Бу бик файдалы һәм күңелле вакыт иде. Без уникаль белемнәр алдык. Безгә илебездә хәтта ишетелмәгән технологияләр турында сөйләделәр. Без үз эшенең осталары булуыбызны  һәм компаниядәге коллегаларыбызга күп нәрсәләр турында сөйләргә кирәклеген аңлыйбыз. Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн: безгә шатлык та, шул ук вакытта елыйбыз, чөнки ияләнеп беткән кешеләр белән хушлашабыз,» — диде укуын кызыл дипломга тәмамлаган, төркем старостасы Марио Эрнандес.