Кукмара, студентлар һәм итекләр

Сәяхәт, еракка ук булмаса да — һәрвакыт бәйрәм. Күптән түгел генә рус телен чит тел буларак өйрәтү кафедрасы мөгаллимәсе Аида Казанцева җитәкчелегендәге чит ил студентлары Кукмарада булдылар. Алар өчен бай экскурсион программа әзерләнгән иде: студентлар итек заводында, тегү һәм савыт-саба фабрикасында булдылар. Предприятиеләрдән тыш музейда һәм Кукмара тавында булдылар. 

Чит ил кешеләре өчен Россиянең кечкенә шәһәрен күрү — чын вакыйга. Анда булуның һәр минуты күп эмоцияләр бүләк итте. Яшь лингвистлар кунакчыл кукмара халкы белән рус телендә аралашалар.

Кумара итек заводы Росииядә иң зурлардан. Шунысы кызыклы, еллар үтү белән җитештерү әллә ни үзгәрмәгән. Заводка килгәч, студентлар әкияти мохиткә эләккәндәй булдылар. Европадан һәм Азиядән килгән студентлар үз күзләре белән зур машиналарны һәм бик күп итекләрне күрә, аларны тотып карый алдылар. Итекләр кыш өчен вакыт белән сыналган менә дигән аяк киеме, студентлар да буш кул белән китмәделәр.

Кукмара тегү фабрикасы, киресенчә, җитештерүдә яңа эш алымнары белән шаккатырды. Җылы кышкы киемнәрне тегүдә компьютер технологияләре актив кулланыла. Казан университеты студентларына бигрәк тә дизайнерлар, техниклар һәм тегүчеләр белән танышу кызык иде. Хәтта берничә пар җылы пәлтәне дә киеп карадылар.

Заманча савыт-сабаны студентларга «Кукмара» заводында күрсәттеләр. Яшьләр табак-савыт җитештерү турында кызыксынып тыңладылар.

Казанга күпмилләтле дус компания арып, ләкин тулы хисләр, итекләр алып кайтып киттеләр. Инде автобуста, әлеге сәяхәттән канәгать калган студентлар тагын бер очрашып, Татарстанның һәм Россиянең башка урыннарына бару турында сөйләштеләр.