Кукмарада КФУ мөгаллимнәре ярдәме белән «Фән дөньясында» Халыкара конференциясе үтте

2019 елның 1-3 ноябрендә без тантаналы рәвештә үзебезнең  КФУның 215 еллык юбилеена багышланган күренекле “Фән дөньясында” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Әлеге фәнни массакүләм чара Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “П.Е.Воробьёв исемендәге Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” белән күмәк, бердәм һәм уңышлы проекты булып тора.     

Әлеге конференциябез күркәм традициягә әверелде, үткән елны да без аны оештырган идек һәм яхшы уздырган идек. Быел да заманча фәннең актуаль мәсьәләләре, хәзерге дөньяда фәнне үстерү мәсьәләләре турында кызыклы фикерләр алышынды. Конференциядә катнашуларның чыгышлары теманың актуальлеге, материалны бәян итүнең логиклыгы, фикерләрнең һәм нәтиҗәләрнең дәлилләнүе, ораторлык сәнгате кебек критерийлар буенча бәяләнде. Секция утырышлары тәмамланганнан соң конференциядә катнашучылар бер-берсе белән «түгәрәк өстәл»дә фикер алышты. Конференциядә катнашкан укытучыларның һәм укучыларның фәнни һәм иҗади активлыгы үсешен ачык күрсәтте һәм дәлилләде. Катнашучылар арасында күбесенең зур аудиториядә чыгыш ясау тәҗрибәсе булмаса да, алар үз гамәли тикшеренүләр барышында алынган нәтиҗәләренең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Конференциябез, аның кысаларында эшләүче секцияләр үткән елдагыча бик нәтиҗәле эшләделәр. «Фән дөньясында» Халыкара фәнни-гамәли конференция киләчәктә дә талантлар эзләү, сәләтле педагог-укучыларны барлау һәм аларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып калыр һәм урта һәм югары мәктәп арасында хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез!