Кулларыннан гөлләр тама

Вероника Башкирова Чувашияда туган. Казанга 2006 нчы елда күчеп килгән. Дөресен генә әйткәндә, укырга дип килгән булган. Алар гаиләсендә инженер белгечлеге буенча уку каралган. КХТИның химик технологияләр факультетына укырга кергән. Аны 2011 нче елда кызыл диплом белән тәмамлаган. 2 курста укыган вакытта ук өстәмә рәвештә Казан университетының юридик факультетына укырга кереп, анысын да 2011 нче елда кызыл диплом белән тәмамлауга ирешкән. 4 ай инженер булып эшләсә, әле хәзер дә юрист булып эшләвен дәвам итә. Төп эше банкта. Ә буш вакытларында Вероника искиткеч матур композицияләр, балчыктан чынга охшаган чәчәкләр ясый. Ире Һиндыстаннан булгач, кыздан шул яклар турында да сораштык.

“Кул эшләре белән кечкенә чактан ук мавыгам. Ыргак белән бәйләү, тегү минем яраткан шөгыльләрем. Кечкенә вакытта курчакларга кием тегә идем”, — дип башлады сүзен Вероника.

Чәчәкләрне ясау туйга әзерләнгән вакытта башына килгән. “Нинди дә булса гади булмаган әйбер эшлисе килде. Интернетта эзли башладым. Чынга охшаган чәчәкләр ясаучы мастерны эзләп таптым, тик үзем өйрәнеп утырырга вакыт булмады. Шуңа күрә Майя Дерябина дигән мастерга кәләшнең дус кызларына беләзекләргә заказ бирдем. Бу чәчәкләр туй кызыннан истәлек бүләкләр булып кала ала дип тә уйлап куйдым,” – дип серләре белән бүлеште героебыз.

Бу беләзекләр Верониканың күңеленә шулкадәр кереп калган ки, ул мастердан кайда шундый әйберләр ясарга өйрәнүен сорамыйча булдыра алмаган. Мастер үзенең укытучысын әйтеп биргән. Тик аның графигы кызга туры килеп бетмәгән. Җитмәсә студиясе дә якында түгел.

Ул дус кызы белән бу хакта киңәшкән. Дусты да кызыккан һәм Татьяна Самарцева исемле мастерның сайтын эзләп тапкан. “Анда ярыйсы гына бәягә купоннар сатып алып, без аның мастер-классында булып кайттык. Анда без 3 розадан торган фоторамка ясадык. Алга таба да шөгыльләнергә карар кылып, аңардан база курсын сатып алдым. Шулай итеп мин «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» битләрендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, минем эшләрем призлы урыннарга да эләккәләде,” – ди Вероника.

Беренче эше «ВКонтакте»да “Приз зрительских симпатий” га ия булган һәм ул тагын да илһамланып эшли башлаган. “Әгәр дә кешеләргә ошый икән, бу плюс дигән сүз,” – дип уйлый ул.

Әлеге матурлыкны тудыру бик катлаулы. Вероника сөйләвеннән шулай аңлашыла. Матур эшләнмәләр зефирлы балчыктан әвәләп ясала икән. Әлеге композицияләр бик озак саклана, 20-30 ел булырга мөмкин. Һәрбер чәчәк таҗлары, яфраклары кулдан ясала. Реалистик булсын өчен Вайнер да кулланыла. Ул кирәкле форма. Чәчәк яфракларны һәм чәчәкнең үзенә линияләр сызыла. Алар композицияне тагын да чын итеп күрсәтәләр. Чәчәкләрне ясау өчен төрле төсле зефирлы балчык, төрле кусачкалар, плоскогубцы, круглогубцы, стеклар, чәчәкләрне чын итү өчен Вайнер, төрле төсмердәге яшел тейп лента, гади һәм туры нечкә башлы кечкенә кайчылар, төрле диметрагы флористик тимерчыбыклар, монтаж пенасы, чәчәк һәм яфракларны киптерү өчен паралон, төрле диаметрдагы булькалар, резак кирәк. (Әлеге кирәк-яракларны санап киткәндә дә котың алына. Авт.)

Тагын да чын булсын өчен аларны коры пастель белән тоныкландырасы. Канцеляр кайчы, вак детальләр өчен пинцет, төрле төстәге акрил яки майлы буяулар да кирәк була. Катыру өчен таймерлы температураны көйли торган масхус пич тә булдырырга мөмкин. Әгәр дә инде салкын фарфор белән эшлисең икән, ул очракта пасто-машина да кирәк була. “Һәм, әлбәттә, яхшы кәеф булу бик мөһим. Кәефең юк икән, эшең барып чыкмаячак,” – дип киңәш бирә Вероника.

Әлеге чәчәкләрне күп кенә мастерлар салкын фарфордан да ясыйлар. Тик әлеге материал бик кыйбат тора. Аны алырга күпләрнең мөмкинлеге юк. Чөнки бик вак һәм күп вакытны сарыф итә торган эш.

Һиндыстанга килсәк, Вероникага кечкенә вакыттан ук аның мәдәнияте ошый торган була. “Индия фильмнарын карап үстем. Аларның тормышын әкияттәге белән чагыштыра идем. “Зита һәм Гита” дигән фильм күңелдә уелып калган,” – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

“Һиндстан белән сине нәрсә бәйли?” дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирә : “Университетта укыган вакытта ирем белән таныштым. Ул Һиндстаннан. Һиндстанга очканчы Гоада булып кайткан дус кызларым андагы тормышны әзрәк сөйләгән иделәр. Сөйләүләре буенча беренче карашка бер дә әйбәт дип әйтмәс идем. Кемгәдер ошаган, ә кемгәдер кешеләренә хәтле ошамаган.”

Героебыз беренче тапкыр Һиндстанда 2015 нче елның февраленнән мартына хәтле булган. Самолетта Мәскәү аша  очкан, алай ышанычлырак дип саный. Юлга бер көн вакыт киткән.

“Индира Ганди аэропортына очып туктадык. Ә анда шундый күп кеше. Минем шулкадәрле кешене гомеремдә дә күргәнем юк иде. Мине анда ирем каршы алды,” – дип шаккатып сөйли ул.

Кайдан чыгарга һәм кайда керергә кирәклеген белү өчен бик күп тырышлык киткән. Чөнки мәктәптә һәм университетта Вероника немец телен укыган, ә инглиз телен белми.

Дәһли шәһәре зур булын, беренче карашка анда аңа ошавын да әйтеп үтте ул. Студентлар яши торган районда яшәгәннәр. Чөнки ире табиблык һөнәре өчен имтиханнар бирергә әзерләнгән. Аларга чит илдә тапшырган имтихан гына диплом алу өчен ярамый, шуңа экзаменнарны үз илләрендә дә бирәләр.

Вероника Һиндстанның уңай һәм тискәре якларын да санап үтте.

Нәрсәсе уңай:

-халык булганына шөкер итеп, сөенеп яши;

-бөтен җирдә дә урыннар тәкъдим итәләр;

-продукция һәм җиләк-җимешләр анда кыйбат түгел. Аларны ашап яшәсәң дә була хәтта. Вероника ит яратмаганлыктан, бу аның өчен шатлык булган;

-транспортта түләү ошаган. Түләү тукталышларга карап алына. Акчаны килеп җиткәч кенә алалар. Әгәр дә картада акча җитеп бетми икән, чыкканда салып була;

-киемнәре матур. Көн саен бәйрәмчә киенәләр. Бизәнү әйберләре бик күп. Күпчелек киемнәр кулдан тегелгән;

-метрода хатын-кызлар өчен аерым вагоннар каралган. Анда ир-атларга керергә ярамый;

-метрода ир-атларны һәм хатын-кызларны аерым ике колоннага бүлеп тикшерәләр. Бу терроризм белән бәйле, чөнки якында гына көндәш Пакистан бар. Чиратлар озын булса да, бу кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен эшләнгән.

Тискәре тәэсирләргә килгәндә:

-кайбер кешеләрнең хәерчелектә яшәве куркыта. Дәһли шәһәре елгаларга бай түгел. Вероника үзе кечкенә генә булса да елгаларны күрмәгән. Ул халык ничек юына торгандыр, анысы һич тә башка сыймый;

-Андагы кешеләр үзләренең касталарына гына караган кешеләр белән өйләнешергә тиешләр. Шулай булмаган очракта әти-әниләр, якын туганнар арасында проблемалар барлыкка килә. Аларда шулай ук шәхси җирлек юк. Вероника  гаиләгә өченче затның буталып кергәнен ошатмавы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты;

-Кызны күңелен Һиндстанда пычрак булу да төшергән, чөнки чүпне сала торган савытлар, контейнерлар урнаштырылмаган. Әгәр дә аларны куялар икән, кешеләр әлеге савытларны я урлаячаклар, я металл итеп сатачаклар. Ә бит чыгу юлын һәрвакыт табарга була. Мәслән, ул чүпне берәр пакетка салып, өйгә кайткач ташларга була. Кызганыч, тик алар алай эшләми. Вероника шундыйрак хәлгә тап булган: Дәһлидән Агра шәһәренә барганда егет белән кыз ашаганнар да, кыз поездның тәрәзәсен ачкан да чүп-чарын атып калдырган. Югыйсә кыз кеше чистарак һәм үрнәк булырга тиеш.

Һиндыстанда табиб һөнәренә уку бик кыйммәт тора. Шуңа күрә күп студентлар бушка уку өчен тырыша. Укырга керү  һәм имтиханнар тапшыру шулхатле авыр, хәтта кайбер студентлар аңа 2-3 ел буе да әзерләнә. Бәяләр мәктәп һәм университетларда укыган балларга карап. Кайберәүләр укырга чит илләргә, мәсәлән, Америка, Канада, Дубай, Англиягә китәргә тырыша. Студентлар үзләре ашарга пешерми, ә кухаркалар яллый. Алар үз чиратында, өйгә килеп, 2-3 тапкыр пешереп китә.

Әлмира Мәүлетова, КФУ студенты.