Кулъязмаларда – әдипнең йөрәк җылысы

Татарстан Язучылар берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда бөек татар язучысы  Әмирхан Еникигә 2 мартта 110 ел тулу тулу уңаеннан әдипнең музейга тапшырылган шәхси архивы белән таныштылар.

Чарада Әмирхан Еникинең М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда саклана торган шәхси архивы турында музейның  өлкән фәнни хезмәт хезмәткәре Мирзина Флора Фәрит кызы сөйләде. Музейда әдипнең китаплары, хатлары белән беррәттән башкорт курае, башка шәхси әйберләре дә саклана.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Аймәт, күренекле  татар язучылары Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Марат Әмирхан классик әдип белән очрашуларын, бергә хезмәт итүләрен  хәтердә яңартты. Рамис Аймәт Ә.Еникинең 110 еллыгын әдипнең шәхси архивы саклана торган М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда билгеләп үтүнең очраклы түгеллеген әйтте: “Биредә әдипнең рухы, бөеклеге сизелә, бу китапларны ул укыган, кулъязмаларда аның йөрәк җылысы саклана бит. Әдип үзе дә безнең янда, янәшәдәдер кебек”.

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина:  “Безнең институтта  татар әдәбияты кафедрасында әдипнең архивын өйрәнү буенча эш алып барыла. Бер генә мисал: быел Асяева Адилә әдипнең моңарчы дөнья күрмәгән  публицистик мирасын да өйрәнеп, диплом эше яклый. Шулай да безне борчыган тагын бер мәcьәлә бар. Казанда Әмирхан Еникинең әдәби музее юк. Үзе яшәп, иҗат иткән шәһәрдә язучының әдәби музеен булдыру кирәктер дип уйлыйм”, – диде.

Әмирхан Еникинең оныгы Рөстәм Тюменев-Еники әдипнең кызлары, туганнары исеменнән М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее җитәкчелегенә, Язучылар берлегенә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасына олы рәхмәтен җиткерде, яшьләрнең язучы иҗаты белән күпләп кызыксынуларына сөенүен әйтте:  “Яшьләрнең татар язучыларының, шул исәптән, Әмирхан Еникинең дә иҗатын өйрәнүләрен дәвам итәчәкләренә ышанып калабыз. Еникеевлар гаиләсе исеменнән рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул.

Зилә Мөбарәкшина. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Фотолар «Татар-информ» МА алынды.