Кунакта — ут күршеләр

8 нче декабрь көнне Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында укучы студентлар белән очрашу булып узды. Очрашуны татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Сайфуллина оештырды.      

Очрашу барышында Югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова мәктәпнең уку-укыту структурасы, яшәеше, иҗади һәм фәнни тормышы, студентларның яшәү шартлары, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырды. Институтыбызда үткәрелә торган конференцияләр, фестивальләр турында сөйләде, студентларның сорауларына җаваплар бирде.

—  Без Казан федераль университетына яңа белемнәр туплау, татар теле һәм мәдәнияте белән ныграк танышу максаты белән килдек. Монда килүебезгә без бик шат. Сезнең институтны күреп, татар телен шуның кадәр камил белүегезгә, сөйләшүегезгә хәйран калдык. Барысы да бик ошады. 2 елдан укуны тәмамлыйм, һәм магистратурага шушы институтка укырга керергә уйлар бар, ничек килеп чыгар”, — дигән фикере белән бүлеште 3 курс студенты Кыямова Элиза.

Кунаклар җиһазландырылган аудиторияләр, китапханә, “Ана теле” онлайн-мәктәбе, Каюм Насыйри үзәге белән таныштылар.

Институтыбыз мөгаллимнәре тарафыннан үткәрелгән ачык дәрес тыңладылар. Бер көнгә генә булса да, үзләрен Югары мәктәп студентлары роленә куеп карадылар .

—  Безнең университет белән чагыштырганда, аудиторияләр җиһазландырылган, аудиоаппаратуралар бар, бик уңайлы. Дәресләрне бик югары дәрәҗәдә укыталар. Шушы институтка укырга керү теләге туды. Казан шәһәренә килгәндә, матур шәһәр, кешеләре бик ярдәмчел, — дигән фикере белән уртаклашты 2 курс студенты Дәүләтшин Самат.

 

Энҗе Ризванова. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты.

Фото: Ләйлә Исламова

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/bashkort-d12411199l1241t-universitetyny1187-323641.html