Курку хисе нәрсәгә китерә?

Бер көнне имтихан бирергә торганда группадаш кызым: “Уф, куркам!”, — дип куйды. Мин исә ак сакаллы карт кебек: “Дулкынлану булырга тиеш, ә куркуга урын юк”,- дидем. Бу сүзләрне миңа кайчандыр яраткан театр түгәрәге җитәкчем әйткән иде. Сәхнә артында калтырап ятлаган шигыремне кат-кат кабатлап торганда, ул артымнан килде дә, назлы кулларын иң башыма куеп шул сүзләрне әйтте.

Шул көннән соң бу сүзләр минем шигаремә әверелде. Каршымда нинди генә авырлыклар булмаса да, мин бу девизны әйтеп, көрәшә башлыйм. Тырнашам, тырышам, әмма курыкмыйм. Курку кешене баса, аны мескенгә әйләндерә, ә мескен кеше бер нәрсәгә ирешә алмый һәм беркемгә дә кирәкми. Бу сүзләрне исбатлаучы бер әйтем бар: “Ятып калганчы, атып кал”, чыннан да, куркып, миннән булмый дип шыңшып йөргәнче, булдыра алганчы эшләргә, беренче адымны ясарга кирәк.

Курку безнең белән идарә итәргә тырыша, теләмәгән гамәлләрне кылырга мәҗбүр итә яисә киресенчә, теләгәнне эшләргә бирми. Уилл Смитның мондый сүзләре бар: “Һәр көнне кеше бер нәрсә белән генә көрәшергә тиеш ул да булса – курку хисе”. Мин бу сүзләр белән килешәм, әмма куркуны җиңеп кенә башка максатларга ирешеп буламы икән? Минемчә юк, безнең тормышыбыз үзе бер зур көрәш. Зур максатларга ирешкән бәхетле кешеләр барысы да кайчандыр зур көрәштә җиңә алганнар. Әмма аларның күпме тир түккәннәрен, нинди югалтулар кичергәннәрен без белмибез, аларга барысы да җиңел генә бирелгән кебек тоела.

Тормыш шигаремнең авторына кайтканда, укытучым бу сүзләре белән дөньяга күзләремне ачып биргән икән. Авырлыкларны җиңгәч, бу сүзләрнең асылына төшендем, үз көчләремә ышанырга өйрәндем. Әмма курку хисен бөтенләй җиңә алмадым.

Ә башка студентлар курку хисен ничек җиңә икән?

Алинә Юнысова: «Имтихан алдыннан куркуны бары укып кына, узеңдә ышаныч булганда гына җиңеп була. Әле алай да курку хисе кимими, киресенчә көннәр якынайган саен ул хис арта гына. Әнинең курыккан эшнең азагы хәерле була дигән сүзе бар. Мин аны истән чыгармыйм. Нинди генә сынаулар алдында тормыйбыз, бар да вакытылыча, монысы да без утәргә тиешле бер тормыш этабы».

Айсылу Нигъмәтҗанова: «Гомумән алганда, дәүләт имтиханнарыннан курыкмыйм. Чираттагы сынау дип кабул итәм. Мәктәпне тәмамлаганда да, университетта укыганда да дистәләгән имтихан тапшырырга туры килде. Монысы да үтәр әле! Кайчак борчылып та куям инде, билгеле. Ләкин куркудан файда бармы соң? Борчылу, юкка-барга өзгәләнү сәламәтлек өчен дә зыян. Минемчә, сорауларга җавап укысаң яисә башка эш белән шөгыльләнсәң, күпкә файдалырак».

Раилә Вәлиуллина: «Бик фәлсәфи яңгыраса да, бар да үтә. Имтиханны безгә кадәр дә биргәннәр, бездән соң да бирәчәкләр. Бу уй мине бераз булса да тынычландыра. Ләкин эчтә ниндидер корт кимерүен дәам итә, ансыз булмыйдыр да инде ул. Чөнки безнең күпме укыганның нәтиҗәсе шунда күренәчәк. Әммә бик ышанып калам, моңарчы имтиханнардан күпме курыксак та, биреп чыга идек. Монда да шулай ук булыр дип өметләнәм».

Айсылу Хафизова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: B17.com сайтыннан.