Курку хисе нәрсәгә китерә?

Бер көнне имтихан бирергә торганда группадаш кызым: “Уф, куркам!”, — дип куйды. Мин исә ак сакаллы карт кебек: “Дулкынлану булырга тиеш, ә куркуга урын юк”,- дидем. Бу сүзләрне миңа кайчандыр яраткан театр җитәкчем әйткән иде. Сәхнә артында калтырап, ятлаган шигыремне кат-кат кабатлап торганда, ул артымнан килде дә, назлы кулларын иң башыма куеп шул сүзләрне әйтте.

Шул көннән соң бу сүзләр минем шигаремә әверелде. Каршымда нинди генә авырлыклар булмаса да, мин үземә девизымны әйтеп, көрәшә башлыйм. Тырнашам, тырышам, әмма курымыйм. Курку кешене баса, аны мескенгә әйләндерә, ә мескен кеше бернәрсәгә ирешә дә алмый һәм беркемгә дә кирәкми. Бу сүзләрне исбатлаучы бер әйтем бар: “Ятып калганчы, атып кал”, чыннан да, куркып, миннән булмый дип шыңшып йөргәнче, булдыра алганчы эшләргә, беренче адымны ясарга кирәк.

Курку безнең белән идарә итәргә тырыша, теләмәгән гамәлләрне кылырга мәҗбүр итә яисә киресенчә, теләгәнне эшләргә бирми. Уилл Смитның мондый сүзләре бар: “Һәр көнне кеше бер нәрсә белән генә көрәшергә тиеш ул да булса – курку хисе”. Мин бу сүзләр белән килешәм, әмма куркуны җиңеп кенә башка максатларга ирешеп буламы икән? Минемчә юк, безнең тормышыбыз үзе бер зур көрәш. Зур максатларга ирешкән бәхетле кешеләр барысы да кайчандыр зур көрәтә җиңз алганнар. Әмма аларның күпме тир түккәннәрен, нинди югалтулар кичергәннәрен без белмибез, аларга барысы да җиңел генә бирелгән кебек тоела…

Тормыш шигаремнең авторына кайтканда, укытучым бу сүзләре белән дөньяга күзләремне ачып биргән икән. Авырлыкларны җиңгәч, бу сүзләрнең асылына төшендем, үз көчләремә ышанырга өйрәндем. Әмма курку хисен бөтенләй җиңә алмадым. Кем белә, бәлки киләчәктә мине зур көрәш көтәдер һәм нәкъ менә шул көрәштә җиңеп чыгып мин курку хисенең нәрсә икәнен онытырмын.

Айсылу Хафизова. КФУ журналистика һәм медиакоммуникаияләр югары мәктәбе студенты.