Куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга? Абитуриент өчен киңәшләр.

Элеккеге мәктәп укучылары өчен кызу чор башланырга тора. Шушы көннәрдә кабул итү кампаниясе башланып китәчәк. Димәк, күптән хыялланган студент билетын алырга да күп калмый. 

Студент тормышы мәктәпнекеннән бик нык аерыла, шуңа күрә беренче курс студентларына бу тормышка ияләнергә кирәк. Яңа тирәлек студентның физик сәламәтлегенә генә түгел, ә психикасына да тәэсир итә. Югары уку йортында, беренче уку елы чорында студент, студент тормышының бик күп билгесез аспектлары белән очраша. Бу каршылыклар стресска китерергә мөмкин, стрессның барлыкка килүе беренче курс студенты өчен җитди куркыныч тудыра. Куркыныч аның уку сыйфатында гына түгел, ә көндәлек тормышында да чагылыш таба. Кеше агрессив, кызып китүчәнгә әйләнә, аның белән уртак тел табу кыенлаша. Стресс студенка гына түгел, ә  әйләнә-тирәдәгеләргә, гаиләгә дә тәэсир итә. Югары кызып китүчәнлек әти-әниләр, дуслар, курсташлар белән мөнәсәбәтләр начарлануга китерә. Даими стресс халәте депрессия китереп чыгара. Ә бу үз чиратында  алкоголь һәм һәм наркотик бәйлелеккә китерергә мөмкин. Укуга кызыксыну югала. Депрессиягә 17 яшьтән 29 яшькә кадәр булган колледж яки югары уку йортлары студентлары дучар була. Ахыр чиктә кеше үзенең кыланышын аңлый алмый.

Күпчелек кешеләр депрессиядән газап чигәләр. Бу  суицидның нигезендә ята. Хәзерге студент өчен куркынычы — психик киеренкелек белән көрәшү. Артык дарулар куллану бәйлелеккә китерергә мөмкин.

Шәһәрләрнең тиз үсүе сәбәпле юлларда автомобильләр арта, ә алар игътибарсыз студент өчен генә түгел, башка гражданнар өчен дә зур куркыныч тудыра. Әлбәттә, хәзерге студентның көндәлек режимы стабиль түгел: төнге эштә эшләү һәм йокы туймау аркасында алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта. Лекциягә ашыгучы студент светофорның кызыл төсен яки урам чатыннан килеп чыккан машинаны күрмәскә мөмкин. Еш кына яшьләр үзләренең тормышын куркыныч астына куеп юлда йөрү кагыйдәләрен бозулары күзәтелә. Студентмы ул яки машина йөртүчеме, җәяүле кешеме — алар барысы да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр.

Хәзерге студентка әти-әни йортыннан читтә яшәп тулы мөстәкыйль тормыш алып барырга туры килә. Һәртөрле куркыныч студентны сагалап кына тора.  Күп очракта сәламәтлеккә электроприборлар белән саксыз эш итү зыян сала. Элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәк: эштән соң һәрвакыт техниканы розеткадан алырга, озакка куелган приборларны күзәтүсез калдырмаска һ.б. Газ чыгу студент өчен бигрәк тә куркыныч тудыра.

Таныш булмаган шәһәрдә ялгыз калып студент начар компаниягә эләгергә мөмкин: секта, яшьләр субкультурасы һ.б. Бу үз чиратыныда алкогольне, наркотик чараларны куллануга китерә һәм баш мие эшчәнлеге бозыла. Яшьләр оешмасында яшь кешеләр интернет – куркынычка дучар булалар. Яшьләр тормыш принципларын аңламыйлар, шуның өчен интернет – җинаятьчеләр тарафыннан актив эзерлекләнәләр. Социаль җитлеккәнлек процессында күп хаталар булырга мөмкин.

Гади куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк. Игътибарлылык һәм кагыйдәләрне белү – студентка хәзерге җәмгыятьтә куркыныч хәлләрдән сакланырга ярдәм итә.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://tverlife.ru/news/59126.html