Курс эшең ГОСТ таләбенә туры килгәнме?!

Башисем яздым да, кабат куркып киттем. Тик фәнни эшне язып, йокысыз үткәргәннән төннәрдән соң башкача уйлап та булмый, ахырсы. Беренче тапкыр фәнни эш язу бит ул! Тормышымдагы тагын бер баскычны исән-имин үтүем белән горурланып, курс эшен язганда күргәннәремне сөйләп китәсем килә.

Апам укыганда семестр саен: «Мин исән каламмы, әллә курс эшен язып бетерәмме?» – дип сукранып йөргәндә, «шулкадәр авыр эш микәнни, кыланалар инде! Бернәрсәсе дә юк инде аның», – дип әйтеп куйганым хәтердә калган. Менә быел үземә дә татырга килде ул курс эшен язу дигән нәрсәне. Чынлап әйтәм, башта бик «калтыранып» төшмәдем. Әз генә дә курыкмадым. Язабыз да чыгабыз, янәсе (шул баштагы план буенча эш итеп карамакчы идем әле ул чакта). Тик вакыт азрак калган саен, әлбәттә, шүрләтте дә, йоклатмады да. Өлкәнрәк курсларда укучылар безгә «Сезгә повезло!» гына диделәр, чөнки алар беренче курсның беренче семестрында ук язганнар икән курс эшен. Ә безнең бәхеткә беренче яртыеллык андый мәшәкатьсез генә үтеп киткән иде.

Беренче тапкыр эшне фәнни җитәкчегә күрсәткәч, инде «Тәмам харап булдым!» – дип Казанны калдырып авылга кайтып китәсе килгән иде. «Китми генә тор әле», – дип кире күктән җиргә тиз төштем анысы. «Теория өлешең күп, тик аңлашылмый. Эшеңне чүп чиләгенә атасым килә, тик атмыйм. Эшләп бетер, төзәтеп китер», – дигәч борынны салындырып йөрдем бераз. Хәзер бик кызык тоела, ул чакта бер дә көләсе килмәгән иде. Шуннан соң ул кырык битлек теориямне «кабат сөреп чыгып», практика өлешен дә кушып язып чыктым. Ниһаять, дип уйладым мин ул чакта. Ул практика өлешен дә, әлеге дә баягы исән-имин эшләп чыгарга ярдәм иткән журналистларга рәхмәт. Төнге өчтә журналист абыйлар белән WhatsApp аша аларның нинди алымга мөрәҗәгать итәргә яратканнары турында серләшеп утырдык. Үзенә күрә, әлбәттә, кызык инде.

Күпләр беләдер: документ эшендә бер генә дә хата калырга тиеш түгел. Хәтта өтер дә, хәтта сызыклар да кырык бит дәвамында бер генә төрле булырга тиеш. Икән. Икән дим, чөнки мондый галәмәт белән әле чыннан да курс эшен язганда гына ныклап таныштым. Юк, мин ялгышканмын икән. Эчтәлекне кире үзгәртеп утыру түгел, ә нәкъ менә «ГОСТ таләпләренә туры килсен!» дип тырышып эшләү күпкә авыр булып чыкты. Тик шунысы яхшы: мәңгегә истә калырлык һәм онытылмаслык булды ул. Өченче биттәге куштырнак белән утыз өченче биттәге куштырнак бер төсле булмаса, курс эшен кире чыгарасы була бит. Чөнки алдагы битләр шул бер куштырнак өчен алга яки артка шуышып йөрергә яраталар. Институт кырындагы копия эшләтү үзәкләрен баетып бетердек билләһи! Баетмый, беребез генә дә ун тапкыр кереп чыкса соң… Тик кайчак: «Аллага шөкер, кулдан язасы юк, анысына чыннан да түзмәс идек!» – дип уйлап куйдык.

Безнең төркем бик тә бердәм. Тик бөтен эшне дә, имтиханнарны да бер-беребез белән ярыша-ярыша, кабалана-кабалана бирәбез. Курс эшендә дә шулайрак булды дисәм, ялгышмам. Чөнки берәрсе «инде яртысы булды минем», яки «теория өлеше бетте, практиканы гына язасы калды» ише сүзләр әйтсә, коеласың да төшәсең. Соң син генә калгансың бит инде монда! Ул, әлбәттә, көнләшү дә түгел. Үзенә күрә «стимул» дисәм, дөресрәк тә булыр.

Менә шулай ярсып-ярсынып үтеп китте курс эшен язу процессы. Алда әле аны яклау көтә иде безне. «Юк, күпме интегеп, хәзер генә абынып калсам, коточкыч булачак», – дип уйлап, яклау көнне иң беренче булып чыгыш ясадым. И аннан соң кичергән хисләрне сөйләп китсәң!.. Кыскасы, җилкәдән тау хәтле йөк төшү – шул була икән ул. Сөйләп бетереп, кире урыныма барып утыргач, җилкәләр дә күтәрелеп куйды. Кыскасы, инде әйтеп үткәнчә, тормышымдагы тагын бер мөһим баскычны исән-имин генә үтүем белән бәхетле идем мин. Ул чакта әле нинди билге куелачагы турында уйламый идем. Дөресрәге, беркем дә уйламый иде. Тик бөтен кеше дә инде «котылып» беткәч, фәнни җитәкчебез Рәсимә апа Галиева: «Бүгенгә «3»ле барыгызга да», – дип серле елмаеп куйды. Бүгенгә дигән сүзе генә күңелдә, шагыйрьләр әйтмешли, «уңай хатирәләр вә хисләр» калдырды. Әле һаман да беренче курс эшебезнең нәтиҗәләре сер булып саклана. Без аның билгесен түземсезләнеп көтәбез.

Озын сүзнең кыскасы, беренче коймак төерле була диләр. Беренче чирканчыкны без шулай алдык, тик тырышсаң, төерләрне дә бетереп була икән ул. Эшкә алданрак һәм уйлабрак тотынырга кирәк дигән нәтиҗә ясадым үземә. Төнге йокың кадерле һәм яклауга кадәр калган берничә көнне чәй белән генә уздырасың килмәсә, барлык студентларга да курс эшенә алдан ук салкын карамаска киңәш итәр идем. Курс эше язу уен эш түгел – шуны белегез!

Энҗе Габдуллина. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты