Курс эше язу авырмы, әллә турыдан-туры эфирмы?

Казан федераль университетында укый башлаганнан алып, тормышым 360 градуска диярлек әйләнде дә куйды. Студент булу, гомумән, башкачарак икән. Үзеңнең мөстәкыйльлегеңне тоя башлыйсың, һәрбер кылган гамәлең өчен үзең җавап бирәсең. Башкача әйткәндә иреккә чыгасың. Укуың өчен дә, башка борчуларың өчен дә үзең генә янып-көясең. Мәктәптәге кебек артыңнан ялынып йөрүче укытучылар да, гел көйләп кенә торучы әти-әниең дә янда түгел. Син бөтенләй чит шәһәрдә, бөтенләй яңа кешеләр белән.

Шундай вакытларда иңнәргә канат куя алырдай кешеләр булуы мөһимдер, минемчә. Нигә дигәндә, ялгызың гына нинди дә булса биеклекләргә ирешүе авырдыр ул. Әлеге мәсьәләгә килгәндә, уку йортындагы укытучылар, бигрәк тә татар телендә белем бирүчеләре, безнең иң төпле таянычыбызга әйләнделәр. “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәндәй, журналист кеше дә үз гомерендә нинди генә рольләрне башкармый да, ничә генә төрле һөнәр үзләштерми икән? Укырга килүнең беренче көненнән үк, дәресләребез практика белән чиратлаштырылып, кызыклы вакыйгалар белән үрелеп барды. Шуларның иң истә калганнарын гына сөйләп үтим әле.

Гомеремдә беренче мәртәбә саф татар телендә курс эше язу. Миңа калса, бу хисләр барысына да таныштыр. Китапханәләрнең өстен-аска китереп, материал эзләүләр, кирәкле китапны табып та, темаңа туры килердәй җөмләләр таба алмый утырулар, онытырлыкмы соң? Мәңге онытмам, ахры. Төннәр буе керфек тә какмый язулары гына ни тора бит. Язуын язарсың да, төн, йокы килү барыбер үз дигәнен итә икән. Иртән торуга кич язган курс эшеңдә мең төрле хата булуын күргәч, кәефнең кинәт кенә төшүләрен язып кына аңлатып булмый. Ләкин барысы да мин язганча алай ук куркыныч түгел. Һәр нәрсәнең кире ягы белән бергә, уңай яклары да җитәрлек була. Монда да шулай. Беренчедән, үзең өчен никадәр кызыклы мәгълүмат аласың. Икенчедән, темаңны төрле яктан ачырга теләсәң, күп төрле кешеләр белән танышасың, аралашасың. Өченчедән, журналист буларак формалашасың, никадәр тәҗрибә туплыйсың. Саный китсәң, уңай яклары күбрәк тә икән әле. Беренче коймак төерле булган кебек, безнең дә барысы да йөз процент төгәл килеп чыкты димәс идем. Алда тагын башланмаган өч курс бар бит әле, җитешербез, өйрәнербез. Иң мөһиме – беренче чирканчык алдык. Алга таба да шулай ук тырышасы, кызыксынасы һәм белем туплыйсы гына кала.

Икенче иң хәтергә кереп калган вакыйгаларның берсе – шулай ук беренче мәртәбә турыдан туры эфирда “Сиңа миннән сәлам” тапшыруында кунак буларак катнашу. Моңарчы интервьюлар биргәнем, сюжетларда катнашканым булса да, туры эфирга чыкканым юк иде әле. Бу бөтенләй башка дөнья икән. Һәр сүзеңне уйлап әйтергә, чамалап кына аралашырга кирәк. Җитмәсә, озаклап уйларга вакыт бөтенләй юк. Телевизор экраннары артында миллионлаган кеше сиңа карап утыруы турында уйлыйсың да, каушап китәсең, үз өстеңдә күпме җаваплылык тоясың. Әңгәмәдән калышмаска тырышып, ни әйтергә теләгәннәреңне дә онытасың. Кинәт кенә авыр эчтәлекле сораулар биргәч, бер мәлгә сүзсез дә каласың.

Шулай менә, әкрен генә алга барабыз: өйрәнәбез, эшлибез, язабыз… Кечкенә генә адымнар белән булса да, иң мөһиме – алга бит!

Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.