“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” конкурсы төрле милләт студентларын берләштерде

17 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде дүрт ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.

Тантананы Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов ачып җибәрде. “Иң шатлыклысы: конкурста катнашырга теләк белдергән уку йортлары һәм студентлар саны елдан ел арта бара. Быел 9 вуз һәм 20 ссуздан 126 студент катнашырга теләк белдергән. Киләчәктә дә конкурс уңышлы эшләр дигән теләктә калам”, – дип әйтте ул.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Илгиз Илдар улы Халиков чарага хезмәткәр буларак түгел, беренче чиратта, шигърият сөюче кеше буларак килүен искәртте. “Тукайга багышланган чаралар артык була алмый, чөнки бүгенге көндә без, шагыйребез иҗатына мөрәҗәгать итеп, яшь буынны тәрбиялибез.Ул безнең бөек шагыйребез, классигыбыз, безнең йолдызыбыз. Апрель башлану белән күңелдә җылылык барлыкка килә, чөнки күп кенә уку йортларында бөек шагыйребезгә атап чаралар үткәрәләр. Алар барысы да туган телгә, Тукай иҗатына багышлана. Университетта әлеге бәйгенең кызыклы форматта узуы бик тә отышлы. Без фәнгә яисә иҗатка гына кайтып калмыйбыз. Бу очракта алар икесе дә берләшә. “И, туган тел, и, матур тел” җыры да бездә гимн буларак яңгырый. Без дә балаларыбызны шушы шигырьне өйрәтүдән тәрбияли башлыйбыз. Бу – безнең милләт өчен зур күрсәткеч, зур бай хәзинәбез. Аны саклап калырга кирәк”, – дип белдерде Илгиз Халиков.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт бәйгегә Тукай рухы чакырып китерүен әйтте. “Татар намусы, татар вөҗданы, татар рухы дигәндә күз алдыбызга иң элек Габдулла Тукай килеп баса. Татар халкының тарихын, этнографиясен белер өчен, Тукайның иҗатына мөрәҗәгать итү дә җитәдер, чөнки шагыйрь иҗатында бөтен милли рухыбыз чагылыш таба”, – дип исәпли ул.

Рәмис Аймәт аудиториядә төрле милләт вәкилләренең килүенә игътибарын юнәлтте. “Аларның да күңелендә әлеге конкурс, Тукайның иҗаты уңай яралгылар салгандыр. Чөнки заманында нинди генә милләт шагыйрьләрен алсак та, аларның һәрберсе дә Тукайның иҗатын үзләренең милләтенә йогынты ясауларын яза. Алар заманында Тукайның әсәрләрен үз телләрендә, хәтта тәрҗемәдән башка да Тукайның иҗаты белән таныш булганнар”, – диде ул чыгышында.

Казан дәүләт медицина университетының өченче курс студенты Ариф Солтан Һиндстаннан беренче тапкыр килгәч, Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен укып, татар теленә гашыйк булуына басым ясады. “Татар теле кыен бирелде. Ул бераз Һиндстанның әдәби теле – урду теленә охшаган. Төрек теле белән дә охшаш. Беренче курстан ук Тукайның иҗаты белән таныштым. Ул яшәгән Кырлай авылында да булып кайттым. Мин татарларның тарихына сокландым. Татарлар бик кунакчыл һәм ягымлы. Минем татар дустым да бар. Чәкчәк һәм кыстыбый милли ашларын татып карадым, бик тә ошады”, – дип уртаклашты Ариф Солтан.

Идел буе спорт һәм туризм академиясенең беренче курс студенты Анатолий Милов Тукайның “Яшьләр” шигырен Валерий Тургай тәрҗемәсендә чуваш телендә укыды. “Тукайның әсәрләре белән мин, мәктәптә укыганда ук, әдәбият дәресендә таныштым. Академиядә аның иҗаты белән ныграк кызыксындым. Татар теле белән чуваш теле шактый охшаш, татар телен аңлавы кыенрак, әлбәттә. Ләкин татар телендә акрын темпта сөйләмне мин аңлыйм. Мәктәп укучылары, студентлар булса да чуваш теленең сөйләм телен белергә тиеш дип уйлыйм. Гаиләдә без гел чуваш телендә аралаштык. Туган телем иң беренче урында тора, әти-әниемә шуның өчен дә рәхмәтлемен”, – диде Анатолий Милов.

Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Россия ислам институты, Халыкара сервис, Казан, Яр Чаллы, Арча педагогика көллиятләре, Буа ветеринар, Казан сәүдә-икътисади, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һ.б. күп кенә вуз, ссуз студентлары катнашты.

Ачылыш тантанасы барлык катнашучылар тарафыннан Габдулла Тукайның “И, туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Бәйге алга таба 5 төрле номинация буенча дәвам итте.

“Без – Тукайлы халык” номинациясендә татар студентлары Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, “Татар теле – күңелем теле” номинациясендә чит милләт вәкилләре булган студентлар үзара көч сынашты, “Тукай моңы –җиһанда” номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (инглиз, рус, чуваш, таджик) телләрдә яңгырады, “Тукай – безнең күңелләрдә” номинациясендә студентлар Г. Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы доцентлары Х.Х. Кузьмина, Р.К. Сәгъдиева, Д.Х. Хөснетдинов, Г.Р. Шакирова студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр. Шагыйрь Рәмис Әймәт белән Казан дәүләт медицина унивесритеты доценты Р.М. Амирова да зур кызыксыну белән бәйгедә катнашучыларны тыңлап, бәяләп утырдылар.

“Тукай иҗаты турында әйтер сүзем” номинациясендә урыннар Г.Тукай иҗатына багышланган фәнни эшләр арасында билгеләнде. Филология фәннәре докторы, профессор Ф.Ш. Нуриева, филология фәннәре кандидаты, доцент А.Ф. Юсупов фәнни эшләрнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгына басым ясадылар. Алар Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Тараканова Марина эшенең аеруча зур дәрәҗәдә башкарылганлыгын искәртеп үттеләр.

Студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор Ф.Ф. Харисов. Укытучылар бүгенге көндә вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.

КФУ Татар тел белеме кафедрасы доценты, фил. фәннәре кандиадты Рамилә Камил кызы Сәгъдиева, 3 курс студенты Зилә Мөбәрәкшина.