Квест: кайда, кайчан?

18 май – Халыкара музейлар көне. Бу уңайдан Казан федераль университеты мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан “Университет киңлегенә сәяхәт” дигән квест үткәрелә.

14a693_26a2df56cc2847dbbad7a9c8e1245393

Квест барышында катнашучылар үз эченә Тарих, Зоология, Геология, Этнография һәм Казан химия мәктәбе музейларын алган маршрут буйлап үтәчәк. Һәр музей катнашучыларга үз экспозицияләре һәм коллекцияләре турында төрле биремнәр, университет комплексында таралып урнашкан маршрутта уен нокталарын эзләп табу буенча башваткычлар тәкъдим итәчәк.

665975_47765_muzej3

Квест – ул университет, аның үткәне, бүгенгесе турында белергә, уникаль коллекцияләр белән танышырга һәм үз көчеңне сынап карау өчен шәп мөмкинлек.

Квестта катнашырга КФУда белем алучылар (бакалаврлар, магистрлар, аспирантлар һ.б.) чакырыла.

IMG_0595

Катнашу өчен 3-5 кешедән торган команда җыегыз һәм Kvest.kfu@yandex.ru электрон почтасына заявка җибәрегез. Ул 1 нче майдан 15енә кадәр кабул ителә.

Үткәрү вакыты: 2016 елның 18 май; 13.30 – 17.00 сәгать.

Квест Патриотик тәрбия үзәге инициативасы һәм университет музейлары катнашында үткәрелә.