Кырык эшне кырык якка ташлап…

Шундый кызык инде, нинди хисләр кичергәнемне үзем дә аңлап бетерә алмыйм. Әле кайчан гына һәр көн бер–беребез белән ызгышып, талашып, елашып, көлешеп укыган сыйныфташ егетләребезне армия сафларына озатыр мизгелләр инде безнең тәрәзләребезне дә кага башлады. Бер караганда, инде мәктәпне бетергәнгә дә бер ел үтте, тугызынчы сыйныфтан олы юлга чыгып киткән сыйныфташлар хакында бөтеләй онытып бетедек кебек. Инде университетларыбызда тапкан яңа танышларыбыз, дусларыбыз, курсташларыбыз янәшәбездә… Әмма, юк, алай түгел икән. Әлеге кешеләр бүгенге көндә аралашабызмы без алар белән юкмы, барыбер күңелләрнең иң түрләрендә, чит кеше кагыла алмас, бозып ташлый алмас дәрәҗәдә сакланып калганнар булып чыкты. Чөнки алар һәрберсе сине нәрсәгә дер өйрәткән, гәрчә ул заманда алай тоелмаса да, алар һәрберсе синең бүгенге кебек булуыңа үзләренең өлешләрен керткәннәр, чөнки алар – синең икенче гаиләң. Син ничә ел дәвамында һәр иртә диярлек ул йөзләрне күрдең, таныш шелтәләрне ишеттең, нәрсәдер бүлдең, киңәшләштең, максатлар куйдың һәм аларга ирештең… Әйе, син бүген дә максатларыңа таба юл тотасың, әмма инде бик сирәк очракта гына сыйныфташларны искә төшерәсең. Һәм менә бүген шулай томышның син бер дулкынында алар икенче дулкыныда яшәп ятканда, сыйныфташ егетләрнең берәм-берәм армияга тарала башлаулары хакында хәбәр килеп төшә. Бер караганда армия – ул шундый яхшы җир, аннан чын егетләр булып кайталар. Бүгенге җәмгыятьтә чын намуслы кеше булырлык ил терәкләребезне тәрбиялиләр һәм һәрбер кешегә анда бару файдага гына дигән уй килә, әмма юююк үзеңнең якыннарыңа әлеге хәбәр кагылгач төрлесе уйланыла икән. Бер ел буе күрешми тору әлләни авыр булыр түгел дә кебек кайбер кешеләр белән болай да бер ел чамасы күрешкән юк, ә икенче яктан карасак ул вакытта бит аларның өйдә, эштә яки башка җирдә, кадер – хөрмәттә, иминлектә, тынычлыкта дигән уй күңелләрне җылытып торган икән. Ә монда куе урман тулы билгесезлек… Күпме хатирәләр… Ул вакытта шундый җилбәзәк, төпле уйсыз булган малай – шалайларның бүген инде карашларында, хәрәкәтләрендә фикер йөртүләрендә ниндидер җаваплылык сизәсең. Һәм кабат хатирәләр… Хатирәләр дөньясындагы кешеләр белән бүген каршыңда басып торганнар арасында танымаслык аерма, күрәсең син генә үзгәреп калмагансың, ә синең белән бергә синең бөтен тирә-ягың, якыннарың да камилләшкән, үскән, үзгәргән. Әлеге хакыйкатьне тану, күңелләргә ниндидер бер җиңеллек бирә.

Менә күрербез бер ел вакыт күз ачып йомганчы узып та китәр. Баһадирларыбыз ихлас елмаеп, зур тормыш тәҗрибәсе туплап, авылларбызны гөрләтеп кайтып та җитәрләр. Көтүчеләр генә булсын, ул очракта теләсә нинди авырлыкны да җиңәрлек көч табылыр. Кырык эшебезне кырык якка ташлап көтәрбез дә, чыгарбыз каршы алырга!

Айсылу Баһавиева