Кыш безне ярата, кабат әйләнеп кайтты

Бүген Казанга кабат кыш әйләнеп кайтты. Буран юлларда зур бөкеләр хасил булуга сәбәпче булды. Россиянең Гидрометереология үзәге мәгълүматларына караганда, бу ункөнлектә һава температурасы 2 градуска нормадан югары булачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Перведенцев та әйтә. 

Бүгенге буранны ул катаклизм дип атый һәм барлыкка килү сәбәпләрен атый. Буран Татарстанның көньяк циклон үзәгендә булуы һәм атмосфера фронтлары белән бәйле. Моннан тыш ситуацияне түбән атмосфера басымы да катлауландыра. Галим әйтүенчә, иртәгә явым-төшемнәр көтелми.

Җылы һава температурасы шартларында кар тиз эриячәк. КФУның метеостанциясе мәгълүматларына караганда, көндезге 10 да кар ятмасы 15 сантиметрны тәшкил иткән иде.

Иртәгә, 26 март көнне көндез 4 градус җылы, ә төнлә 0 градус булыр дип фаразлана. Шундый ук һава торышы 27 март көнне дә сакланачак.

Ялларда, Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, шимбә көнне көндез 4 градус җылы, төнлә 4 градус  салкын һава торышы көтелә. Якшәмбе, 31 март көнне, 5 градус җылы көтелә.