Кыска хикәяләр марафоны

«Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсе башлап җибәргән кыска хикәяләр марафоны дәвам итә. 

Марафонның төп максаты — яшь прозаикларны барлау, аларга иҗат итү өчен этәргеч бирү. Анда катнашучылар прозаик-язучылардан, әдәбият галимнәреннән осталык дәресләре ала, үзләре 5 атна дәвамында 5 кыска хикәя язарга тиеш. Марафонга кушылучылар арасында төрле профессия яшьләре, татар матбугатында эшләүче журналистлар, хәтта китабы чыгарга өлгергән, үзен киң әдәби мәйданда танытырга өлгергән Алмаз Мансуров та бар.  Иң беренче очрашуга әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина чакырылган иде. Ул яшь иҗатчыларга хикәя жанры һәм аның законнары турында сөйләде, үз киңәшләрен бирде. Икенче дәрескә язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла килде. Ул да кыска хикәянең формасы турында үз белгәннәре белән уртаклашты һәм катнашучыларның язып килгән хикәяләрен анализлады. Өченче утырышка килгән Марат Кәбиров исә, марафонда катнашучыларның язма эшләренә тәфсилле анализ ясады, җитешсез якларын әйтте.  Яшь прозаиклар өчен мондый формат һәм дәресләр бик мөһим. Үз әсәреңә карата мөхтәрәм язучыларның фикерен  ишетү яшьләр өчен бик файдалы дигән фикердә марафонның идея авторы Нәфисә Исмәгыйлева. Очрашуга килә алмаучылар «Калеб» яшь иҗатчылар берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә видеолекцияне карый ала. Бу шулай ук Татарстан районнарында яки чит төбәкләрдә яшәп тә, марафонда катнашырга теләк белдерүчеләр өчен файдалы.

Язылган хикәяләрне «Ватаным Татарстан» һәм «Идел» журналларында бастырып чыгару күздә тотыла. Дәресләр Г.Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрында сишәмбе көнне 19.00 сәгатьтә уза. Киләсе дәресләрдә яшь прозаиклар язучы Фирүзә Җамалетдинова һәм журналист Радмила Хакованың белән очрашачаклар.

Фото: Зөләйха Камалова һәм Раил Садретдинов.