Кыскалыкта осталык

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары көтеп алган мастер-классның кунагы — 25 еллык тарихлы, атнага өч тапкыр чыга торган “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире —  Гөлнара Ильяс кызы Сабирова иде.

bysowyxcoi8

“Газета хәбәр бирү чыганагы түгел”

Әңгәмәне Гөлнара Сабирова “ Шәһри Казанның” интернетта рәсми сайты, социаль челтәрләрдә төркемнәре һәм битләре булганлыгы турында башлады. Редактор фикеренчә, интернетта шактый гына чикләүләр бар. Мәсәлән, твиттер социаль челтәрендә йөз кырык символ гына язып була, ә инстаграмда исә игътибар фотога гына бирелә дисәң дә була, шуңа күрә ул барлык газета-журналларның инстаграмда рәсми битләре булуы имидж өчен генә диде. Газеталарга килгәндә, ул аларны хәбәр бирү чыганагы түгел, ә хәбәр итү ярдәмендә уйландыру чарасы икәнлеген әйтте.

“Лежачий полицейскийлардан куркыгыз”

Мастер-классның кызыклы бер өлеше редакторның яшь журналистларга киңәшләр бирүе булды. Беренчедән, язу мәсьәләсенә кагылганчы, Гөлнара Сабирова шәхсән үз тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләргә көн саен әз генә булса да, китап укырга, ә тел байлыгының сыйфатын үстерер өчен Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучыларның әсәрләре белән танышырга китергә киңәш итте.

Студентлар редакторның ярдәме белән басмада мөһим булган алымнар белән танышып киттеләр. “Сорау биргәндә төпченергә кирәк: “Ни өчен”, “Ничек”, “Сәбәбе нәрсәдә”, бу бик кирәкле сораулар.  Гомуми сүзләрдән качыгыз һәм иң мөһиме гади иттереп язу кирәк,” — диде “Шәһри Казанның” баш редакторы. Киңәшләр арасында шулай ук баш исемне ике юллык итеп бирү алымы, “лежачий полицейскийлардан” саклану да бар иде. Икенчесенә тукталганда, бу сүз астында лирик чигенешләр, озын җөмләләр, белемеңне күрсәтәсе килүдән кирәкмәс информция кертү яшеренеп ята.

“ Мин баш редактор булып килү белән, редакциядән унбер кеше китте”

Мастер-класс барышында студентлар үз уйларын, фикерләрен һәм сорауларын кыю гына кунагыбызга җиткереп утырдылар. Шуларның арасында: “Сезнең сайтны карагач, газетасын да укыйсы килә, моның сере нәрсәдә?” — дигәне дә булды. Моңа редактор ачык итеп : “ Интернет чүп оясы булып саналса да, бөтенләй теләсә нәрсә тутырырга кирәкми, укучыда кызыксыну уятырга кирәк”, —  дип җавап кайтарды. Шулай ук газетаның баш мөхәррире тәнкыйтьчеләрнең “Шәһри Казанның” бары тик Казан өчен генә булырга тиеш, дип уйлауларын әйтеп китте, әмма аның фикеренчә, бүгенге көндә шәһәр кешесенә газета кирәкми. Ул сер итеп кенә барлык тәнкыйтьчеләрне редакциядә җыеп, алар белән әңгәмә корырга теләге булуын әйтте.

Гөлнара Сабирова үзенә һәм эшчеләренә карата да тәләпчән кеше икәнлеген белдерде. “Бәлки шул сәбәпле дә мин баш редактор булып килгәч, редакциядән унбер кеше киткәндер”-ди ул.

“ Минем газетаны сарыга һәм яшелгә бүләсем килми”

Чарада студентлар сары матбугатны да игътибарсыз калдыра алмады һәм моңа карата Гөлнара Сабированың да фикерен белергә теләде. Әмма ул тәҗрибәле, белемле журналист буларак: “Ничек кенә сорасагыз да, мин башка газеталар турында начар әйтмиячәкмен, чөнки һәр басманың үз стиле һәм үз юнәлеше бар. Тик “Шәһри Казанда” язылмаган ләкин гел үтәлә торган кагыйдә бар: “Әхлак һәм гаилә нормалары бөтен нәрсәдән дә өстен булырга тиеш”, —  диде безгә газетаның баш мөхәррире.

Шулай мастер-классыбызның вакыты ахырына да якынлашып җитте, әмма сөйләшер сүзләр күп иде әле. Тик без моңаймадык, ә бары тик Гөлнара Сабированы янә бинабызның диварларында көтеп калуыбызны җиткердек.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең беренче курс студенты Айсылу Хафизова.