Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә төрле милләт вәкилләрен очратып була. Бу, бер яктан, төрки халыкларның күп булуына һәм таралып яшәвенә, икенче яктан, чит илләрдә дә аларның КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын белүләренә бәйле. Шуңа күрә абитуриентларыбыз арасында Кытайдан килгән уйгыр егетләрен күрү безне гаҗәпләндермәде.
Азмәт Аршидин белән Нәҗип Абдувәли Кытайның Карамай шәһәреннән килгәннәр. Әлеге көндә иң зур теләкләре: Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлешенә укырга керү.
– Татар телендә аралашу сезнең өчен уңайлымы? Әңгәмәне татарча алып барсак, каршы килмисезме?
Нәҗип:
– Уйгыр теле татар теленә бик якын. Төрки телләр гаиләсенә кергәнгә, без сезне бик әйбәт аңлыйбыз. Сөйләшү вакытында кайбер сүзнең дөрес тәрҗемәсен генә табып бетерү кыенрак, ләкин әкренләп җитез сөйләшергә өйрәнербез, дип уйлыйм. Шунлыктан татарча сөйләшү безнең өчен бик яхшы тәҗрибә булыр иде.
– Нәҗип, татар теле белән уйгыр теле охшаш дидең, ә холык-фигыльгә килгәндә безнең милләтләр арасында уртак як бармы? Татарлар белән танышып өлгердегезме әле?
Нәҗип:
– Әйе, татарлар арасында дусларым бар. Әле күптән түгел генә татар кызы белән танышкан идем. Без аның белән җиңел аңлашабыз. Аның мөлаем булуы һәм кешеләргә дустанә мөнәсәбәте миңа бик ошый. Ике милләт арасындагы уртак якларга килгәндә, татарлар да, уйгырлар да киң күңелле, юмарт халык. Бу безнең кардәш халыкларның иң ачык чагыла торган сыйфатыдыр дип уйлыйм.
– Егетләр, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә керү теләге ничек туды?
Азмәт:
– Безнең абыйлар шулай ук Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә укый. Алар укытучыларны һәм институт мохитен мактап туялмый. Күрәсең, аларның җылы мөнәсәбәте бездә дә югары мәктәпкә карата мәхәббәт уята алгандыр. Нәҗип белән татар телен, төрки дөньяны тирәнрәк беләсебез килү турында күп сөйләштек һәм киңәшләшеп, монда укырга керергә булдык.
– Нәрсәләр белән кызыксынасыз?
Азмәт:
– Билгеле инде, филология юнәлешен сайлавыбыз юкка гына түгел, мин матур әдәбият әсәрләре укырга яратам. Габдулла Тукай, Гомәр Хәйям шигъриятен кызыклы дип табам. Китаплар укудан тыш спорт белән шөгыльләнергә яратам, фильмнар карыйм.
Нәҗип:
– Мин шулай ук матур әдәбият әсәрләрен яратып укыйм. Футбол белән кызыксынам. Әле күптән түгел генә Иран белән Испаниянең футбол матчын карап кайттык. Казан искиткеч матур, җанатарларның энергиясе шәһәргә аерым ямь бирә.
– Азмәт, сиңа Казан ошыймы соң?
Азмәт:
–Әйе. Шәһәрдәге йортларны күзәтеп йөрү ошый. Фатирлар белән янәшә җыйнак кына татар өйләре дә урнашкан. Казан үзәгендә шундый үзенчәлекле архитектураны күрү шәһәр белән кызыксынуыбызны тагын да арттырды.
– Егетләр, ерак җирләрдән белемгә сусап килүегез ихлас сокландыра! Сезгә уңышлар телим. Институтыбызга кереп, үзегезне бары әйбәт яктан гына күрсәтегез. Беренче курстан алып дүртенче курска кадәр күзләрегездәге гыйлемгә омтылыш нуры сүрелмәсен, киресенчә, артсын гына иде!
Әңгәмәне Алсу Сәлахова әзерләде. КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.