Кытай һәм Казан университетлары. Аерма нидә?

Надир Вәлиев — Кытайдан килеп Казан федераль университетының татар hmJckA0r1D8
журналистикасы кафедрасының 4 нче курсында белем алучы студент. Милләттәшебезнең тамырлары Татарстанның Апас районы Балтай авылына барып тоташа. Сезнең игътибарга аның Кытай һәм Казан университетларында булган аермалар турында язмасын тәкъдим итәбез. Читтән караш кызык булыр дип уйлыйбыз. 

 

Кытайның югары уку йортлары Казанныкына охшамаган. Бу нидә күренә дигәндә, шунысын әйтү кирәк: Кытайдагы университетлар рәшәткә белән уратып алынган – төрмәне хәтерләтә. Казан студентларына ышанып әйтә алам: укырга барсагыз – андагы тәртипкә тиз генә күнә алмассыз, чөнки һәр көнне иртәнге 7:00 сәгатьтә гимнастика ясыйсы бар. Аннары сыйныфка кергәч бер сәгать дәрескә хәзерлек, аннан дәреснең рәсми башлануы. Бер көнне ким дигәндә 6 пара! Кайбер көннәрне дәресләр бигрәк тә күп: 8-9га җыела. Дәресне ташлап карагыз – Казандагы сыман балл җыеп булмый, 3-4 тапкырдан күбрәк калдырсаң декан каршына басып ялвара башлыйсың. Казан студентлары, ышанып әйтә алам – сезгә җиңел монда, бик җиңел.

Надир Вәлиев

P.S. БЕЗДӘ ЯҢА РУБРИКА — «ФИКЕР»! БИРЕДӘ СЕЗ ҮЗЕГЕЗНЕҢ КЫЗЫКЛЫ ФИКЕРЛӘРЕГЕЗ, ТӘКЪДИМНӘРЕГЕЗ БЕЛӘН УРТАКЛАША АЛАСЫЗ. БЕРГӘЛӘП ФИКЕРЛӘШИК ӘЛЕ!