Кытай студентлары агач утыртуда катнашты

4 нче ел рәттән КФУ студентлары Лаеш урманчылыгына «Дарим лес» проекты кысаларында яшь үсентеләр утыртырга булыша. Волонтерлар тырышлыгы белән 200 мең яшь агач утыртылган. Россия буенча бу сан 1 млн.нан артып китә. 

Урманнарны — Җир шарының үпкәләре дип йөртәләр. Ләкин беркемгә дә сер түгел, кисү һәм янгыннар аркасында урман запаслары ел саен кими. Шул уңайдан «Дарим лес» гомумроссия проектын тормышка ашыра башладылар. Аның кысаларында ил күләмендә төрле төбәкләрдә 2 млн. һәм аннан да күбрәк агач утырту планлаштырыла.

Казан проект эшендә актив катнаша. Шәһәр халкы волонтерлар тарафыннан оештырылган урман утырту эшенә теләп кушыла. Анда уку йортлары студентлары, коммерция компаниясе хезмәткәрләре һәм балалар да катнаша. Иң яшь катнашучыга 4 яшь.

Урман утырту процессыннан кала катнашучылар бердәмләшәләр, төрле уңай тәэсирләр белән бүлешәләр. Урманчылар көлдә пешкән бәрәңге, самовар чәе, ә язын каен суы белән сыйлыйлар.

Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан Зөбәйдә Биктаһирова Казанда «Дарим лес» проектының инициаторы булып тора. КФУ оештырылган урман утырту чараларында актив катнаша. Хәтта чит ил студентлары бу чарага теләп кушыла. Бу сезонда урманны Кытай студентлары белән бергәләп утырталар.

Сюе Ин бу хакта болай дип сөйли: «Агачлар утырту миңа нык тәэсир итте. Мин табигатьне яхшырак тойдым. Барыбыз да яхшы белә: табигатьне сакларга бурычлы, аның матурлыгын һәм иминлеген кайгыртырга бурычлы. Әгәр дә кешеләр һәр агач турында кайгыртса, табигатьне дә яхшырак саклый алачаклар.»

Сюи Юйхао сөйләгәннәрдән: «Урманга килеп керүгә саф һава килеп бәрелде. Табигать байлыклары чиксез, әмма кешеләр дә аңа зур зыян сала. Агачлар утыртканда аларны үстерүе ничек кыен икәнен һәм кешеләрнең табигать белән гармониядә булырга тиешлеген аңладым.»