Кытай студентлары «Сәламәтлек поезды» акциясендә катнашты

Казан федераль университетында «Сәламәтлек поезды» акциясе бара. Анда чит ил студентлары да бик теләп катнаша. 

Әйтик, 16 февральдә акциягә Кытайдан килгән 1-2 курс студентлары да кушыла. Алар КФУда рус телен өйрәнәләр. Аларның күбесе беренче тапкыр кышкы урманда булалар, беренче тапкыр чаңгыда шуалар, хәтта электричкада сәяхәт тә алар өчен беренче тапкыр була. Димәк, бу матур акциядә катнашудан алган тәэсирләр дә шатлыклы һәм онытылмаслык булган дигән сүз.