Кытайдан кадәр тел өйрәнергә килгән

Кемнең нинди телəге бардыр, ə мин җир шарын əйлəнеп
чыгарга хыялланам. Минем максат — “түгəрəгебезнең”
кайсыдыр җирендə булса да Казаныбызга охшаган урын
табу! Əлбəттə, була торган хəл түгелдер. Беренчедəн,
мин җир шарын əйлəнеп чыга алмаячакмын, икенчедəн,
бер җирдə дə мəркəзебезгə тиңнəр юк.
Казанда ярты ел гына яшəсəм дə, шушы кыска гына
вакыт аралыгында аны яратырга, шəһəр тормышына
иялəшергə өлгердем. Кайный икəн Казан! Шушында
кереп чумалар да, аннан чыга алмыйлар. Хəер, андый
телəк туа да алмас иде, чөнки монда гына син татар
дөньсында “болганасың”, монда гына үзлəренең
тамырларын эзлəп килгəн кытай, себер һəм башка бик
күп төрле татарларны очрата аласың. Йөзлəренə
карасаң, бер дə безнең ише кебек түгеллəр, ə менə
күңеллəрендə булган татарлык хисе менə-менə ташып
чыгам дип тора. Баба теллəрен, халкының гореф-
гадəтлəрен өйрəнер өчен алар бөтен күңеллəрен
бирергə, туган җирлəрен дə ташлап килергə əзерлəр.
Нəкъ шундыйларның берсе белəн миңа Казан федераль
университетында күрешеп сөйлəшергə туры килде,
татар филологиясе һəм журналистикасы белгечлегендə
бергə белем алучы группадашым:
— Кытайча исемем минем Сымахэцзань Илиясы, ə
татарча Исмеəгзам Ильяс улы дип йөртəлəр.
Үземнең чыгышым белəн мин Кытайдан, Чанцзи
Автоном төбəгенең Чишмə исемле татар авы-
лыннан, — дип үзе белəн таныштырды.
Ə нинди максат белəн шуның кадəр ерак аралардан
Казанга килергə булдың дигəн сорауга аның җавабы
əзер иде инде:
— Минем əтием татар, ə əнием казах кызы булган,
тамырларым минем монда, шуңа күрə килүемнең
сəбəбе — татар телен һəм аның мəдəниятен өйрəнү.
Инде мин өч ел буе Казанда яшим.
Аңа күптəн түгел генə егерме җиде яшь тулды, моны
белгəч, гаилə хəле турында да җентеклəбрəк сораштым:
— Əти-əнием һəм туганнарым Кытайда яшилəр.
Хатыным белəн мин Казанда таныштым, быел ни-
ках укыттык. Аннан соң Кытайга барып гөрлəтеп
туй үткəрдек. Хатыным үзе чыгышы белəн
Казаннан. Бергə матур итеп, бəхетле яшибез.
Аллага шөкер!
— Үзеңдə казах, татар каны да аккач, ике телне, өстəмə
кытай телен дə белəсеңдер əле? — дигəч, аның җавабы
мине таң калдырды:
— Мин үзем җиде тел белəм: кытай, казах, уйгур,
татар, кыргыз, узбəк, урыс теллəре.
Егетнең максатлары зурдан икəне сөйлəмендə үк
чагыла иде:
— Монда килүемнең максаты — татар һəм урыс
теллəрен яхшы итеп өйрəнү, миллəтебезгə файдалы
шəхес булып яшəү. Нык һəм яхшы гаилə булдыру,
җəмгыяткə файдалы булган яхшы эштə эшлəү.
Үземне һəрьяктан үстерү телəге белəн яшим.
— Башкалабыз сине үзгəрттеме?
— Казанга килгəч, үзгəрешлəр булды, əлбəттə. Үзем
татар кешесе буларак, монда килеп, шушы
миллəттəшлəр арасында яшəү ничектер үзебезнең
халкыбызга мəхəббəтемне тагын да арттырды.
Казанда булган милли ашлар, Казан шəһəренең
матурлыгы, татарча сөйлəшү — болар барысы да
күңелдə миллəтебезгə соклану хисе уятты. Татар
филологиясе һəм мəдəнияты бүлегенə укырга
керүемнең сəбəбе дə — татар телен һəм аның үзен-
чəлекле мəдəниятен өйрəнү һəм үземдə туплау.
Исмеəгзам язган сүзлəргə, җөмлəлəргə мин төзəтүлəр
кертмəдем. Кирəк тə түгел! Татарстанда туып үскəн
балада да булмаган миллəтпəрвəрлек, татарлык,
нəселлек хислəре Кытайдан күченеп килгəн егеттə бар.
Аның язган сүзлəрен укыган саен, күңелемə сөенечем
һəм рəхмəтем арта гына. Шул дəрəҗəдə халкына
мəхəббəт, ата-бабаларына тугрылык. Аның кебек
искиткеч татар җанлы кешелəр, əлбəттə, бездə аз түгел.
Шуңа карамастан да, халык Исмеəгзам кебек үрнəк
кешелəрне белергə тиеш.
Лəйлə Исламова