Кытайның иң яхшы укучылары Казан (Идел буе) Федераль университетында белем алачак

1-6 июньдә КФУ делегатлары фән өлкәсе проректоры Данис Нургалиев һәм «ЭкоНефть» җитәкчесе Михаил Варфоломеев белән Кытай Халык Республикасында булды. Сәфәр максаты – Сычуань провинциясе мәктәпләренең җитәкчеләре белән очрашу, төбәкнең Мәгариф министрлыгы белән киңәшмә үткәрү.

Казан (Идел буе) Федераль университеты вәкилләре провинция шәһәрләренең иң яхшы 6 мәктәбендә булды: Ксенду, Джаньшоу һ.б. Алар укучыларга бакалавриат юнәлешендә уку процессы һәм «ЭкоНефть» мисалында университетта оештырылган берничә фәнни проект турында сөйләде.

Сычуань провинциясе мәктәпләрендә Казан (Идел буе) Федераль университетында белем алу перспективага ия булу турында инде барлык яшьләргә дә билгеле булуы ачыкланды. Сәбәбе – Кытай укучылары озак еллар дәвамында КФУда белем ала. Бер-берсеннән ишетеп, күреп беләләр.

«Тагы да уңышлы хезмәттәшлеккә ирешү өчен без якын-тирә арада Сычуань мәгариф Министры һәм һәр мәктәп белән аерым формада килешү төзергә планлаштырабыз», – дип сөйләде Михаил Варфоломеев.

Чит ил студентларын КФУда белем алу белән кызыксындыру мөһим, дигән фикердә «ЭкоНефть» җитәкчесе. Аның сүзләренчә, бу университет һәм, шул исәптән, «ЭкоНефть» үсешендә зур роль уйный.

«Чит илдән килгән студентлар санын үстереп кенә калмыйбыз, талантлы яшьләр әзерләүгә дә зур өлеш кертәбез», – дип уртаклашты Михаил Варфоломеев.

Әдилә Галимова әзерләде.