Кытайны өйрәнү буенча халыкара конференция КФУда узачак

Ул КХРның 71 еллыгына һәм Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 71 еллыгына багышланган.

«Россия-Кытай: тарих һәм мәдәният» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 8-10 октябрьдә узачак.

Конференция программасына күп кенә юнәлешләр керә: кытай тел белеме һәм әдәбияты актуаль мәсьәләләре, кытай телен укыту методикасы һәм мәдәниятара коммуникация, Кытай халыкара мөнәсәбәтләр системасында һәм Россия-Кытай хезмәттәшлеге, РФ һәм КХР арасында социаль-икътисадый үсеш һәм үзара хезмәттәшлек, Кытай тарихы һәм Кытай-Россия мөнәсәбәтләре тарихы, Кытай фәлсәфәсе һәм мәдәнияте.

Бу юлы конференция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Кытай халкының 1931-1945 еллардагы Япония агрессиясенә каршы сугышта җиңүнең 75 еллыгы кебек мөһим тарихи вакыйгаларга багышланачак. Моннан тыш, 2020 елда күренекле көнчыгыш белгече Осип Ковалевскийның тууына 220 ел тулу билгеләп үтелә, моңа түгәрәк өстәлләрнең берсе багышланачак.

КФУ Конфуций институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Алтастика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы оештырган һәм инициаторы булган конференция үткәрелеп килгән дәверда бөтен дөньяның фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан танылды. Ел саен әлеге чарада көнчыгышны һәм кытайны өйрәнү өлкәсендәге 200дән артык белгеч катнаша. Россия һәм Кытай тикшеренүчеләреннән тыш, алар арасында Бөекбритания, АКШ, Израиль, Германия, Италия, Черногория, Украина, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Һиндстаннан да галимнәр бар. Быел шулай ук дөньяның 6 иленнән гаризалар кабул ителгән. Пандемия шартларында конференция катнаш форматта: турыдан-туры катнашып һәм дистанцион рәвештә узачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия-Кытай: тарих һәм мәдәният» конференциясе уникаль — белем өлкәсендәге проблемаларның бөтен спектры турында фикер алышкан мондый дәрәҗәдәге кытайны өйрәнү форумнары бүген даими нигездә үткәрелми диярлек. Казан университеты оештырган конференция көнчыгышны өйрәнү традицияләрен саклап, барлык теләүчеләрне югары уку йорты диварларында җыя. Төрле фәнни-белем бирү үзәкләрен тәкъдим итүче барлык яшьтәге кытайны өйрәнүчеләрнең тыгыз аралашуы даими рәвештә яңа әһәмиятле фәнни идеяләр тууга һәм күп санлы проектларны тормышка ашыруга китерә.

Автор: Алинә Искәндәрова, фото: Инна Басырова