“Кызлар мантыйгын” эзләгәндә…

Кызлар күңеленең бер чиктән икенче читкә “атылуын” күпләр белә. Моны үз заманында Гөлнара Тимерҗанованың “Мәхәббәт ялкыны” җыры да исбатлады. Хәзерге көндә дә вәзгыять шулайрак баруын без 27нче сентябрь көнне узган “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе утырышында аңладык. “Әллүки”не оештыручылар һәр атна саен кызыклы идеяләре белән яшь иҗатчыларны илһамландырып килә: төрле шәхесләр белән очрашуда барган әңгәмәләр, иҗат лабораториясе, үзара фикер алышулар беркем өчен дә файдасыз узмый. Чираттагы утырышта исә без ике “билгесез” әллүкиченең иҗат җимешләре турында сөйләштек, яшь иҗатчыларның күңел дөньясын аңларга һәм кабул итәргә тырыштык. Ике иҗатчының да әсәрләрендә каршылыклар, контраст, халәтнең берсеннән икенчесенә күчү көчле, моны без алда әйтеп үтелгән, аерым кешеләрнең яшәү рәвешенә әверелгән “кызлар логикасы”на, “кызлар мантыйгы”на сылтадык. Ләкин шигырьләрдәге образларның матурлыгы, мәңгелек темалар булган “мәхәббәт” һәм “дуслык”ка карата үзенчәлекле караш безгә бик ошады. 
Сүз ара сүз китеп, очрашуда кызлар гына булуыннан файдаланып, Халисә апа Ширмән белән мәхәббәт гомере һәм үзара җылы мөнәсәбәтләрне ничек саклап калу турында да сөйләштек. Нәтиҗә мораль яктан көтелмәгәнчәрәк, физик яктан бик баналь килеп чыкты: җылы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен, ялкын өстәп торырга кирәк. Чөнки ике кеше арасында иң начар халәт – битарафлык.
“Әллүки”не мин менә шундый җылы сөйләшүләр, ихласлык өчен яратам. Иҗат кешеләре өчен үз таяныр ноктаң булудан да мөһимрәк нәрсә юктыр, кызларның күңеле үз халәтен дә аңлап бетерә алмый бит, ә зур бер дөньяны аңлау тагын да авыррак нәрсә түгелме соң? Монда терәктән башка гына кыенга туры килер.
Алсу Сәлахова.

Чыганак: https://vk.com/ltoelluky?w=wall-5328748_1223