Кызылтүшләр нигә юк?

Казанда кышлаучы кызылтүшләрнең саны һәр елны 2-3 меңгә җитә. Кошлар кышкы чорда, иртә язда ачтан интекмәс өчен, үзенчәлекле җиләк-җимеш «консервлары» ясыйлар. Бу турыда Казан университеты профессоры, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтте. 

Һәр елны кышлауга Казанга 2-3 мең кызылтүш килә икән. Кошлар гадәттә беренче салкыннар һәм кар белән күренә башлыйлар. Яңа елга таба аларның саны бераз кими: декабрь ахырыннан февральгә кадәр аларны Казанда очрату кыен. Зәмһәрир суыклар чорында кызылтүшләр көньяккарак, Ульяновскига китәләр. Аннан соң кызылтүшләр кабат төньяккарак очып киләләр.

Быел октябрь аенда Казанда күренгән кызылтүшләр — мондагы ситуаөияне тикшерүчеләр генә. Хәзер Казанда кызылтүшләр әле бик сирәк күренә. Гәрчә, аларның гөрләгән чагы булырга тиеш булса да. Ләкин хәзер генә әле кар ята башлады. Димәк, алдагы көннәрдә без миләш агачларында кызылтүшләрне күрә алачакбыз.

КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, кызылтүшләрнең күпчелеге ректор бакчасында. Кайбер елларны аларның саны 300гә җитә.