Легендар Ренат Ибраһимов белән очрашу

Белмим сездә ничектер, әмма бездә, Югары журналистика һәм медиа коммуникацияләр мәктәбендә, һәр чәршәмбе ниндидер кызыклы очрашуларга бай. Бүгенге көн дә бары тик яхшы тәэсирләр белән истә калды, үзебезгә күп кенә мәгълүмат алдык, чөнки кунакта Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ислам улы Ибраһимов иде. Җырчы белән  берлектә FILMFLAY Казан анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрәхманов та килгән иде. Алар очрашуга килгән булачак журналист һәм филологларга үзләренең  бергә эшләгән иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

 

Очрашу Ренат Ибраһимовның яшь вакытында төшерелгән видеоклибыннан башланып китте. Клипта энергияга тулы, яшь һәм шаян егет, мәркәзебез Казан шәһәре урамнарыннан йөри.

— Әлеге клип төшерелүгә  чыннан да бик күп еллар узды,- диде Ренат Ибраһимов. — Минем танылып китүем нәкъ менә шушы видеоязмадан башланды да инде. Җыр үзенә күрә бик шаян, күңелле. Әлеге клипны да шушы җыр белән берлектә яшьлек энергиясе белән тутырасы килде, -ди ул.

Чыннан да, Ренат Ибраһимов тормышын җыр белән бәйләп китүенә күп еллар узган. Аың сәхнәдә булуына 50 ел икән инде. Ренат абый үзенең иҗат тормышында  җыр өлкәсендә күп кенә үрләргә ирешкән, сынлы сәнгать белән дә кызыксынган, ә хәзер аның иҗатында яңа этап, ул да булса, яшь буын белән иҗат итү. Ренат абый Даниил Фәйзрахманов һәм аның коллегалары белән “Домой” дигән җырына мультиапликацион клип төшерәләр.

— Әле дә хәтердә, кич белән телефон шалтырап җибәрде. Ренат Ибраһимов үзе шалтратуын белгәч, яшермим, мин шундый бөек шәхес белән иҗат итәрмен дип уйламадым да. Эшнең бик нечкә һәм авыр икәнен без яхшы аңладык. Аны бер ел дәвамында  эшләргә туры килде. Нәтиҗәдә, эшебез уңышлы килеп чыкты. Дусларга, якын-белгәннәребезгә күрсәткәч, алар бик ошаттылар. Киләчәктә әлеге идеяны тагын 3 телгә тәрҗемә итәргә торабыз: ул татар, инглиз һәм кытай теле,- дип сөйләде Даниил Фәйзрахманов.

Тыңлап, кызыксынып утырган аудитория арасында “Ә ни өчен шундый җитди теманы күрсәтер өчен нәкъ менә мультфильм сайладыгыз?” дип сораучылар да булды. Ренат абый аларга:

— Тема, чыннан да, җитди. Җыр авыр сугыш еллары, аның уңышлы тәмамлануы турында. Бүгенге көндә компьютер заманы: төрле техника ярдәмендә теләсә нинди клип төшерергә була. Ә без, нәкъ менә мультипликация ярдәмендә җырның “җанын” бирергә тырыштык. Яшьләр, дөрестән дә, бик авыр һәм шул вакытта җаваплы да эш башкарып чыктылар. Мин аларны үз күзләрем белән студиядә көне-төне ничек пластилиннан персонажлар һ.б ясап утырганнарын күрдем. Миңа калса, алар аны булдырып чыга алдылар”, -диде.

Аннан тыш, Ренат абыйның “Ай, былбылым”дигән татар халык җырына да мультипликацион клип төшерү хыялы бар икән. Ул безгә әлеге хыялның  тиздән чынга ашуы турында да хәбәр итте.

Ренат Ислам улы Ибраһимов,  безнең кебек гади бер кеше икән. Гомеренең 50 елын ул Казанда үткәрә: монда балалар бакчасына йөри, мәктәп бетерә, монда иҗат баскычыннан да “менеп китә”. Элек-электән музыка, медиа белән кызыксынган, хәтта әнисенең ашарга дип биргән акчасын, кинотетарларга, операларга барып туздыра торган булган. Бүгенге көндә дә ул бик актив тормыш алып бара, татар эстрадасы белән кызыксына, хәтта үзе әйтмешли, рус, татар “попсяра”сын да тыңлый икән.

Ренат Ибраһимов, журналистларга карата булган фикерен дә белдерде. “Сез башта журналистика өлкәсендә канатланып йөрсәгез, күп кенә редакцияләргә килгәч, үзгәрәсез: җитәкчеләр нәрсә боера, шуны эшләргә тырышачаксыз. Әмма үз фикерләрегез булып, материалларыгызда рухи кыйммәтләрне чагылдырсагыз, бигрәк тә әйбәт булыр иде”,- диде ул.

Фәнүзә СИРАҖИЕВА, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.