«Үлемсез полк» кайда үтәчәк?

КФУ Яшьләр сәясәте департаменты барлык теләүчеләрне Бөек Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган “Үлемсез полк” Бөтенрәсәй акциясендә катнашырга чакыра.

Катнашучыларның җыелу урыны һәм вакыты: 9 нчы май, 14:00 сәгатьтә  УНИКС янында.

14 сәгать 20 минутта университет җәмәгатьчелеге вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының   портретлары белән Казан Милли мәдәни үзәгенә юнәләчәк. Анда гомуми колонна формалашачак. Шунысын исәпкә алырга кирәк: Милли мәдәни үзәк мәйданында тикшерү процедурасы үткәреләчәк.

P4PDOBqcwNS

Бөтен Рәсәй буенча “Үлемсез полк”ка старт 15.00 сәгатьтә биреләчәк. Йөрү “Казан Милли мәдәни үзәгеннән –  Пушкин урамына, Ирек мәйданына, Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамына, 1 нче май мәйданына юнәләчәк.

Акциядә барлыгы 20 меңнән артык Казанда яшәүчеләр катнашыр дип көтелә.

Шунысын искә төшерү урынлы булыр: зо нчы апрельдә КФУ студентларының Җиңү Маршы үзенә 3 меңнән артык университет җәмәгатьчелеге вәкилләрен, студентларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын җыйган иде.  Маршны КФУ ректоры Илшат Гафуров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев җитәкләгән иде.

Ветераннар хәтер аллеясына чәчәкләр салды, чәй табыны артында хезмәттәшләре белән аралашты, шулай ук алар өчен махсус концерт программасы да әзерләнгән иде.

E0AWry7MuPk (1)

Раил САДРЕТДИНОВ