Леонардо да Винчиның йокы графигы кемнәр өчен?

Леонардо да Винчиның йокы графигы “даһи йокысы” яки полифаз йокысы дип танылган система. Бу йокы режимы буенча кеше тәүлегенә биш сәгатьтән артык йокламаска тиеш. Кайбер экспертлар күзәтүе буенча,  да Винчиның йокы графигын үтәү өчен кеше Леонардо кебек тәүлегенә ике сәгать йокларга күнегергә тиеш. Ә кайберләре тәҗрибә үтүчеләргә төннәрен өстәмә ике сәгать йокларга тәкъдим итәләр.

Да Винчи йокы графигы үзләренең көндәлек режимын контрольдә тота алучы кешеләр өчен туры килә. Нигездә бу система буенча көнгә ике сәгать йокы чыксын өчен, 10 минут дәвамында берничә тапкыр йоклап алу кирәк. Икенче вариант һәр дүрт сәгать саен 20 минут йокыны күздә тота.

Бу техника танылган “черем итү, йокымсырау көче” (“сила дремоты”) яки “Уберман йокы графигы” дип кайбер корпорацияләрдә хезмәткәрләрнең иҗади эшчәнлегенә нәтиҗә бирә торган ысул буларак кулланыла. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, Леонардо да Винчи графигын куллана башлаганчы кеше үз организмын күнектерергә тиеш. Күнектермәсә, кеше организмы авыр процесска дучар ителә. Экспертлар беренче ике атна күнегүләрнең бик кыен булуы турында әйтә: энергия дәрәҗәсе, гомуми әзерлек дәрәҗәсе кими. Барлык симптомнар 10 — 14  көннән үзләре юкка чыга һәм тән нормаль режимга әйләнеп кайта. Графикның төп өстенлеге – буш вакытның барлыкка килүе. Алымның файдасы зур, күп кенә кешеләр – шагыйрь лорд Байрон, Томас Джефферсон һәм император Наполеон гасырлар дәвамында Леонардо да Винчи йокы графигын киеренке эш һәм критик хәлләр чорында кулланганнар.

Күргәнебезчә, бу йокы графигы студентларга, күп кенә иҗади уй-фикерләрне тормышка ашырырга өлгермәүчеләргә яки оригиналь идеяләр җитмәүгә омтылучыларга бик кулай.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: http://ai-news.ru//2018/09/uchit_ili_spat.html