Лезгинкада Полинага тиңнәр юк

Казан федераль университеты ИТИС Югары мәктәбенең икенче курс студенты Полина Зырянова лезгинка биеп, «Танцуй, Казань» өченче Халыкара балалар биюе иҗаты конкурс-фестиваленең  I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. 

Полина берүзе чыгыш ясый һәм биюен 3 атнага якын мөстәкыйль кабатлый. Ул традицион ир-ат костюмында бии һәм беркем дә алар алдында хатын-кыз чыгыш ясый дип уйламый. Чыгыш ахырында ул баш киемен салып күпләрне таңга калдыра.

Полина халык биюләре белән 3 яшьтән бирле шөгыльләнә, ә күптән түгел генә КФУның ИТИС югары мәктәбе бию коллективы җитәкчесе булды. Аның чыгышын «Студентлар язы — 2019» фестивалендә күреп булачак.

Халыкара «Танцуй, Казань» конкурсы 1-3 март көннәрендә үтте һәм барлык Россиядән, БДБ илләреннән бию коллективларын җыйды. Алар төрле номинацияләрдә 60ка якын ялгыз һәм төркем белән чыгыш ясый торган номерлар тәкъдим итәләр.