Лидерлар кайда әзерләнә?

22 апрель көнне ИФМКда лидерлык мәктәбенең сменасы ачылып китте.
Әлеге мәктәп институтыбызның иң талантлы,зирәк һәм актив студентларын җыйган иде. Барлыгы 30 кеше идек без. Горурландым шул чакны:бу бит безнең институтыбызның киләчәге һәм мин дә алар арасында.Шатлыгым күңелемә сыймады.
3OpIGCnJtYU
Дөрес,без уеннар гына уйнап йөрмәдек.Шул ук вакытта лекциялар да тыңладык,кирәкле мәгълүматны дәфтәрләргә теркәп бардык.Шушы өч көн эчендә безгә кирәкле киңәшләр биргән ,безне күп нәрсәләргә өйрәткән кураторларга мин бик рәхмәтле.Үзем өчен ике шәхесне якын күрдем.Берсе –күпләргә таныш Нафиков Ильсур Закирзянович иде. Калган студентлар миңа алдарга бирмәс,аның дәресендә барлык студентлар да” уянып” китә сыман.Ул безгә дөрес һәм оста сойләм турында бик кирәкле һәм кызыклы материаллар сөйләде.Ә икенче,әмма беренчесеннэн бер дә ким булмаган кеше-Харченко Никита. “Дебатлар –нәрсә ул?Үз позицияңны ничек якларга? “-кебек сорауларга ул җавап бирде.
Pw8I9h1Nc-w
Ике көн сизелмичә үтеп тә китте.Һәм менә ниһаять иң мөһим һәм дулкынландыргыч көн дә килеп җитте. Соңгы көнне безгә проект яклау эше йөкләнелгән иде.Исеменнән үк төн йокыларын качырган бу проект –шул көннәр арасында туплаган белемнәрне эшкә җигәргә бер мөмкинлек булды.Иртәнге 3кә хәтле язып,йокыбызны йокламыйча шушы авыр юлга аяк бастык.Барлыгы 10нан артык проект,һәм алар барысы бер-берсенә охшаш түгел.Башта курку хисе уянды.Әмма “артка юл юк,килгәч, ахырына хәтле житкерергә кирәк “ –дигән уй белән сәхнәгә юл тоттык.”Куңел тавышын “ жюри әгъзалары бик ошатты. Барлык проект эшләрен да карап чыккач, узенең соңгы карарын чыгарырга кереште. Әлбәттә, дулкынлану хисе баштагы барлык уйларны да томалаган иде бу вакытта. Өмет чаткысы һәрчак яши дигәндәй, без дә команда белән өметләндек, узебезнең һич кенә дә башкалардан ким тугеллегебез безгә көч өсти иде. Ниһаять, күпме тырышлык, көч белән яулап алынган жиңу: безнең проект-«Куңел тавышы», 3нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды.
6Fl09yt4cEE
Бары берничә көн генә дәвам иткән лидерлык мәктәбе узенең төпле нигезен салырга өлгерде дисәм дэ ялгышмам. Ни өчен дисәгез, әлбәттә, ул иң беренче чиратта, үз-үзеңэ булган ышанычны арттыра. Ә бу исә иң мөһиме.Кешенең бу тормышта үзенең урынын табу өчен,гомүмән, кеше булып яшәу өчен,фәкать, ышаныч кирәк.
Һәм,әлбәттә, безнең команданы җиңугә этәрүче, ул-бердәмлек булды. Безнең командадагы кызларга:Долгова Ларисага,Газизьянова Регинага һәм Забирова Адиляга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бердәмлектә- көч. Без моны узебезнең тәҗрибәбездә сынадык.