«Әлиф» спектакле — тамырларыбызны барлау

Һәммәбезгә мәгълүм: узган елның көз айлары телебез, милләтебез өчен авыр чор булды. Катлаулы, каршылыклы вазгыять барышында милли җанлы проектларның бер-бер артлы килеп чыгуы бу караңгылыктан чыгу юлы барлыгына өмет уятты, әлбәттә. Шушы вакытта сәхнәләштерелгән “Әлиф” пластик спектакле татар җәмәгатьчелегенә яшен суккан кебек тәэсир итте. Татар әлифбасының, телебезнең язмышы турындагы бу биюле бәяндә төп һәм бердәнбер баш рольне хореограф Нурбәк Батулла башкара. Спектакльдә 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласының һәр хәрефенә пластик аналог, хәрәкәтләр сериясе уйлап табылган.

Ком утравында башкарылган бу биюгә өч музыкант һәм өч җырчы тарафыннан башкарылган композицияләр (аларның авторы – Эльмир Низамов) эпик яңгыраш бирә. Борынгы барабанның ишетелер-ишетелмәс авазына җырчы кызның гарәп алфавиты хәрефләрен атаган тавышы кушылып китә, шул хәрефләрнең һәрберсен биюче гаҗәеп сыгылмалы хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыга тәкъдим итә. Композитор Эльмир Низамов тарафыннан Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган көй үзәкләрне өзәрлек сыктау булып яңгырый. Хәрәкәтләр, музыка, авазлар үстерелә, киеренкеләнә бара, тамашачының күңел төпкелләренә үтеп керә, йөрәктә ниндидер бер сызлану уята, күзгә яшьләр килә. Бу тамашаны эмоцияләрсез, битараф карап булмый. Бу – безнең тарихыбыз, язмышыбыз, милли фаҗигабез. Ахыр чиктә биюченең соң чиккә җитеп киеренкеләнгән гәүдәсе чалгы белән кискән сыман комга ава – мең ел буе халыкның рухи тормышында иң зур рольне уйнаган гарәп имласы һәлак була.

Әйе, бу – соң дәрәҗәдә милли эчтәлекле проект. Әмма шул ук вакытта ул без моңа кадәр күреп өйрәнгән милли спектакльләрнең берсенә дә охшамаган, гаҗәеп дәрәҗәдә заманча эшләнгән, кул җитмәслек югарылыкта башкарылган проект. Нәкъ менә шуңа күрә дә ул “Алтын битлек” Бөтенроссия бүләгенә номинантлар исемлегендә. “Әлиф” – чит илләрдә күрсәтерлек, Европаның иң иркә тамашачы зәвыгын канәгатьләндерерлек әсәр. Ул – искиткеч заманча, яңача һәм көтелмәгән спектакль. Үзенең интервьюларында Нурбәк Батулла мондый әсәрләрнең Татарстанда әле кабул ителеп бетмәвен ассызыклый. Чыннан да, Мәскәү театраль тәнкыйтьчеләренең иң югары бәясенә лаек дип табылган бу спектакль хакында Татарстан зыялылары үз фикерләрен белдерергә бик ашыкмый. Мөгаен, бу безнең әле стереотиплардан арына алмавыбыз, милли традицияләрне берьяклы гына кабул итүебез белән бәйледер. Ә бит безнең мәдәниятебез хакында менә шундый яңа эзләнүләр дә сөйли, нәкъ менә шундый әсәрләр халкыбыз сәнгатен чит ил тамашачалыран танытырга мөмкинлек бирә. Бу иҗади төркемнең иҗат хыяллары әле бик киң: алар татар көрәшен биюдә тапшыру омтылышы белән яналар. “Әлиф” спектаклендә ирешкән югарылыкның шаһите булганнан соң, егетләрнең милли көрәш хакындагы пластик бәянен дә түземсезлек белән көтәсе генә кала. һичшиксез, алар безне шаккаттырачак әле!

Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.