«Әлифба»: бас һәм татарча өйрән

Казан федераль университетын тәмамлаган, «Әлбәттә» мәгариф проекты һәм «Теория» креатив студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов «Әлифба» кушымтасын уйлап чыгарган. Аның ярдәмендә балалар татар хәрефләрен һәм сүзләрен өйрәнә ала. 

Кушымта 6 яшькә кадәрге балаларны күздә тотып эшләнгән, әмма И.Әюпов әйтүенчә, аннан барысы да куллана ала. Комментарийларга һәм фикерләргә караганда, «Әлифба» үсеп килүче буында гына түгел, олыларда да зур кызыксыну уяткан.

Әлеге юнәлештә Илдар Әюпов инде бишенче ел эшли. Ул тиздән кушымтаның рус телендәгесе чыгачагын әйтте.